Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
25 февраль 2019, 18:52

«Алёнушка»га – 5 ел

Биш ел элек – 2013 елның 30 декабрендә Чишмә поселогының «Аленушка» балалар бакчасы тәүге тапкыр үз ишекләрен ачты.

Бу вакыт эчендә биредә 125 сабый тәрбияләнде.

Балалар бакчасына ул ачылганнан бирле аның мөдире Алена Кузьмина җитәкчелек итә. Биредә эшләүче хезмәткәрләрнең гомуми саны 26 кеше: 11 тәрбияче, 8 кече тәрбияче, балалар бакчасы мөдире, музыка укытучысы, физик культура буенча инструктор, педагог-психолог, укытучы-логопед, шәфкать туташы һәм хуҗалык мөдире. Әлеге вакытта «Аленушка»да алты төркем эшли һәм 2015 елның 1 сентябрендә ачылган кыска вакытлы тору төркеме бар.

Балалар бакчасына йөрүче 221 сабый өчен уңайлы шартлар булдырылган. Биредә җиһазландырылган спорт залы, музыка белән шөгыльләнү өчен матур бүлмә, балалар «коры» бассейнда тәгәри һәм кошлар тавышын һәм чишмә чылтыравын ишетә алсын өчен сенсор бүлмә, кечкенә музей, кышкы бакча һәм хәтта үзләренең планетарийлары бар. Мәктәпкәчә учреждениедә шулай ук Пионерлар һәм укучылар йортының әвәләп ясау һәм сәнгать мәктәбенең бию түгәрәкләре эшли.

2015–2016 елда «Аленушка» иң матур мәктәпкәчә учреждение, дип табылды, юбилей елында тәрбияче Елена Кәбирова «Ел тәрбиячесе» район бәйгесендә II урын алды.
Читайте нас: