Чишмэ
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
23 февраль 2019, 20:52

Каның нинди, холкың шундый

Кан төркеме кешенең характерын һәм шәхси үзенчәлекләрен белдерә.

Әгәр Европада кешедән: «Сез нинди йолдызлык билгесе астында тугансыз?» – дип сорасалар, Япониядә исә: «Сезнең кан төркемегез нинди?» – дигән сорауны еш бирәләр. Японнар фикеренчә, кан төркеме кешенең характерын һәм шәхси үзенчәлекләрен белдерә.


I төркем. Сез лидер булырга омтыласыз. Әгәр алдыгызга максат куйгансыз икән, аны тормышка ашырганчы көрәшәсез. Алга таба хәрәкәт итү өчен юнәлеш сайлый беләсез. Үз көчегезгә ышанасыз, хискә бирелүчән. Ләкин йомшак ягыгыз да бар: сез бик көнчел һәм ыгы-зыгылы кеше, җитмәсә, тәкәббер дә.


II төркем. Сез тынычлык һәм тәртип яратасыз. Башка кешеләр белән килешеп эшлисез. Моннан тыш, сизгер, сабыр һәм рәхим-шәфкатьле. Йомшак ягыгыз – кирелек һәм ял итә белмәү.


III төркем. Сез чын индивидуалист, үзегезгә ничек ошый – шулай эшлисез. Теләсә нәрсәгә җиңел яраклашасыз, хәрәкәтчән, хыялый. Ләкин бәйсез булырга теләвегез кайвакыт артыкка китеп, начар сыйфатка әйләнүе бар.


IV төркем. Сез тыныч һәм басынкы, гадәттә башкалар сезне ярата һәм үзләрен сезнең янда яхшы хис итә. Сез аларның күңелен ача беләсез. Бер үк вакытта башкаларга карата гадел дә. Ләкин кайвакыт сез артык кискен буласыз, моннан тыш, озак икеләнәсез һәм карарны бик авыр кабул итәсез.
Читайте нас: