Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
22 февраль 2019, 18:01

Яратасыңмы – яратмыйсыңмы...

Башкорт драма театры спектакль белән Чишмәгә килә

Камил Моратов
5 мартта Чишмә Мәдәният сараена республиканың Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры килә.

«Яратасыңмы – яратмыйсыңмы» спектакле театрның 100 еллыгына һәм Рәсәйдә билгеләп үтелүче Театр елына багышланган.

Әлеге спектакль театр репертуарында зур уңыш казана, тамашачылар аны яратып карый. Спектакль гадәти түгеллеге белән аерылып тора. Аның яшь режиссеры – республиканың Дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Илсур Казакбаев. Спектакльнең рәссамы, «Алтын битлек» Бөтенрәсәй милли театраль премия лауреаты Альберт Нестеров декорацияләр һәм костюмнарны вак-төяк детальләренә кадәр уйлап эшләгән. Төп рольдә – Рәсәй Федерациясенең атказанган, Башкортстанның халык артисты, театрның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов. Актерларның оста уйнавы, җыр-моң, бию – боларның барысы да тамашачыларның күңеленә хуш киләчәк.

Спектакль гомер юлы ахырына якынлашып килгән ир белән хатын язмышы турында. Абдулла карт мәхәббәт, бер-береңә тугрылык, гаилә учагы җылысы дигән төшенчәләрнең кадерен бик соң аңлый. Тугры тормыш иптәше Фатыймага күңелендәге җан ярасын дәваларлык «яратам» дигән сүзне ишетү дә җитәр иде. Әмма карт бу сүзне әйтергә өлгерми. Кеше тормышында иң мөһиме нәрсә соң? Сез тормышта дистәләп булса да игелекле гамәлегезне хәтерли аласызмы? Автор үзе пьеса турында түбәндәгеләрне әйтә: «Бу пьеса, башка бик күп пьесалардагы кебек, мәхәббәт турында, дип әйтергә була, әмма, алардан аермалы буларак, бер мизгеллек түгел, ә бик көчле, гомер буена дәвам иткән мәхәббәт турында. Әлбәттә, озак еллар буена бәйрәмнәре дә булган, көндәлек тормыш дәвам иткән, тик мәхәббәт җылысы еллар үтсә дә сүнмәгән. Миңа калса, һәрберебез шундый хисләр турында хыяллана, һәм аны кичерә алучылар бәхетле». Әлбәттә, бу спектакль мәхәббәт хакында, аның никадәр кадерле булуы, кешене нәрсә өчендер түгел, ничек бар шулай итеп ярату турында...

Спектакль 2019 елның 5 мартта Чишмә Мәдәният сараенда була. Кичке сәгать 7дә башлана. Башкорт телендә барачак, рус теленә синхрон тәрҗемә ителәчәк.
Читайте нас: