Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
22 февраль 2019, 17:14

Безнең бурыч – ата-бабалар эшен дәвам итү

Үткән җомгада бөтен Рәсәй, шул исәптән Чишмә районы, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 30 еллыгын билгеләде.

Әфган сугышы 1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр дәвам итте. Армиягә киткән егетләрнең күбесенең әти-әнисе улларының ерак Әфганстанга җибәрелүен белмәде дә.

...Әфганстанда һәм башка локаль сугышларда катнашучылар Алкин мәктәбе янында очраштылар, төркем-төркем булып җыелышып бер-берсеннән хәл-әхвәл сорашып, сөйләшеп тордылар.

– 15нче февральдә генә түгел, 23 февральдә һәм 9 майда да очрашабыз. Бер-беребезне күп еллар беләбез. Ә Әфганстанда мин 1983–1985 елларда Руха торак пунктында медпункт начальнигы булдым, – дип тыйнак кына җавап бирде Сафуат Галимҗанов.

– Ул медальләр һәм Кызыл Йолдыз ордены белән дә бүләкләнгән, – диделәр аның турында янәшәдә басып торган иптәшләре. Әфган – ул янып торган сугыш сукмакларын үткән бу кешеләрнең һәрвакыт хәтеренә төшеп торган, авырткан урын.

– Ул беркайчан да онытылмас, хәтердән җуелмас, – диләр ветеран-әфганлылар.

Урамда алар кышкы куртка кигән гади ир-атлар булсалар, орден-медальләрен тагып хәрби формада актлар залына үткәндә иңбашлары турайды, кыю яугирләргә әйләнделәр.

Укучылар «Сугыш балалары» дип аталган театрлаштырылган музыкаль композиция күрсәттеләр, ул беркемне дә битараф калдырмады, тамашачылар хәтта яшереп кенә күз яшьләрен дә сөртеп алдылар.

15нче февраль гаскәрләрне Әфганстаннан чыгарган көн генә түгел, ул Ватаннан читтә хезмәт бурычларын үтәгән рәсәйлеләр турында хәтер көне дә.

– Чишмә районыннан Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә 146 кеше катнашты, – дип сөйләде районның Әфганстан һәм Чечня ветераннары советы рәисе Андрей Исаев.

– Бүгенге көндә районда 118 ветеран-әфганлы яши. 42 кешенең орден-медальләре бар, шуларның 11е Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Чечня сугышында катнашкан

306 яугир бар. Әфганстанда дүрт, Чечняда алты егетебез башын салды.

Бу көн чараларга бай булды: иртән-иртүк хәрби хәрәкәтләр ветераннары – локаль хәрби низагларда катнашучылар хөрмәтенә Чишмә поселогында куелган һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салынды. Алкин-2 авылында «Исемсез батальон» мәңгелек ут янган Дан аллеясына кадәр барды, анда Әфганстан ветераннарына һәм локаль сугышларда катнашучыларга бик күп теләкләр әйтелде, һәлак булганнарны бер минут тын торып искә алдылар, чәчәкләр салынды. Тол хатыннар исеменнән Раиса Гайнетдинова чыгыш ясады, ул барысын да истәлекле дата белән котлады һәм хәрби бурычларын намуслы башкарган яугир-интернационалистларга рәхмәт белдерде.

– Кулымда улымның фотосурәте, – диде күзләре яшьләнгән «Исемсез батальон»да катнашучы Венера Михайлова. – Ул Чечен сугышын үтте, аннан 3 медаль алып кайтты. Тик ике ел элек Сириядә һәлак булды.

– Ирем – Вәзир Хайруллин – 1980 елда тәүгеләрдән булып Әфганстанның Шиндант шәһәренә җибәрелде. 1982 елда кайтты һәм шунда алган чиреннән арына алмыйча 2006 елда вафат булды. Вәзир Хәсән улы гадел һәм ватанпәрвәр җанлы кеше иде, – дип сөйләде аның турыда тормыш иптәше Зөһрә Хәйруллина.

Алкин-2 авылындагы ветераннарның «Хәрби тугандашлык» Бөтенрәсәй җәмәгать оешмасы рәисе Владимир Воробьев 1988 елның маенда Әфганстанда һәлак булган якташы подполковник Валентин Крючков турында сөйләде. Ул үлгәннән соң Кызыл Йолдыз һәм Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнгән. Алкин-2 авылында бер урам Валентин Феофанович исемен йөртә.

– Хәрби низагларда менә шундый кыю, намуслы һәм хәрби антка тугры калган якташларыбыз кан койды, – дип сүзен тәмамлады Владимир Сергеевич.

Район Мәдәният сараенда зур бәйрәм концерты булды. Яугир-интернационалистларны Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов тәбрикләде. 70нче еллардагы мәктәп укучыларына локаль сугышта катнашып батырларча һәлак булырга туры килер, дип кем уйлаган, дип билгеләде ул. Чишмә районы хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев яугир-интернационалистларның батырлыгы турында сөйләде. Чыгыш ясаучыларның барысы да, шул исәптән Чишмә поселогының Успение гыйба-дәтханәсе башлыгы Владимир атакай (Жданов), Чишмә районы имам-мөхтәсибе Зөфәр хәзрәт Собхангулов дөньяларыбызның һәрвакыт тыныч торуын теләделәр.

Бу көнне Әфган сугышында катнашкан Рөстәм Каһарманов, Рәшит Зәйнуллин, Радик Карачурин, Әлфир Сафиуллин һәм Радик Алмаев район хакимияте грамоталары белән бүләкләнделәр.

– Без Бөек Ватан сугышында катнашкан ата-бабаларыбыз үрнәгендә, ватанпәрвәрлек хисе белән тәрбияләндек. Алар күкрәкләренә орден-медальләрен тагып мәктәпкә укучылар белән очрашуга киләләр, үзләре турында сөйлиләр иде. Хәзер безнең бурыч – аларның эшен дәвам итү, балаларыбызның күңеленә үтеп керү, Туган илне, үз халкыңны сөю хисе тәрбияләү, – диде чыгышында Андрей Исаев.
Читайте нас: