Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
22 февраль 2019, 11:31

Ана телен онытырга ярамый

21 февральдә бөтен дөньяда Туган тел көне билгеләп үтелә.

Римма Диярова
Ул дөньяда яшәүче халыкларның игътибарын телләребезнең төрле булуына җәлеп итә.

Пенза авылыннан Кусаиновлар гаиләсендә гаилә башлыгы Кинҗәбулат милләте буенча казах, ә аның тормыш иптәше Нурия – татар.

Өйләнешкән вакытта кыз казахча, егет татарча сөйләшә белмәгән, ватып-сындырып русча аңлашканнар. Хәзер Нурия Хатмулла кызы бу турыда елмаеп искә ала:

– Ярты ел чамасы аның казахча нәрсә сөйләгәнен аңламадым. Сүзләргә колак салам, башкорт теленә охшаш кебек. Ә ул безнекенә якын тел, аралашу җиңелрәк була башлады. 40 ел бергә яшәсәк тә, казах телен һаман өйрәнәм, дип әйтергә мөмкин.

Кинҗәбулат Хаким улы бу турыда түбәндәгеләрне сөйләде:

– Үз телемне – казахча онытмадым, чөнки ул туган телем, әти-әнием сөйләшкән тел. Шул ук вакытта татар һәм рус телләрен дә өйрәндем.

Туган тел – ул һәркемгә тумыштан бирелгән байлык, һәм аңа карата мәхәббәт кимергә тиеш түгел. Дөньяда 20 телгә, шул исәптән якут һәм тува телләренә юкка чыгу куркынычы яный. Башкорт, татар һәм мордва телләренә килгәндә исә, хәлләр торышы ул кадәр начар түгел, дип әйтергә була. Белгечләр фикеренчә, балаларның якынча 30%ы үз телен өйрәнмәсә, ул телгә юкка чыгу куркынычы яный. Һәм биредә күп нәрсә ата-анага, мәктәптә укытуга бәйле. Бала туган телдә сөйләшкән мохиттә үссә, киләчәктә кайда гына яшәмәсен, үз телен онытмаячак. Ә моның өчен әти-әниләре үз телендә аралашырга тиеш, шулай ук бала туган телендә яза һәм иркен укый белсен өчен тиешле укыту ысуллары булу мөһим. Ата-аналарның кайвакыт, баламның туган телне өйрәнәсе килми, дигән сүзләре белән бер дә килешеп булмый. Бу очракта, беренче чиратта, аларга «икеле» куярга кирәк, чөнки балаларында туган телгә карата мәхәббәтне нәкъ алар уятырга тиеш. Шул вакытта бала аны мәктәптә чит тел өйрәнгән кебек өйрәнмәячәк, кызыксынып укыячак, бу гына да түгел, татар, башкорт һәм мордва телләрен белү аның алдында башка төрле мәдәниятне, дөньяга башкача карашны ачып салып, аның рухи дөньясын тагын да ныграк баетачак.
Читайте нас: