Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
20 февраль 2019, 11:44

Авыл тормышы турында – буяулар белән

Үткән атнада районның Тарих-крайны өйрәнү музеенда «Авыл – Рәсәй намусы» дип аталган күргәзмә ачылды.

Икенче каттагы фойены республиканың төрле шәһәрләре һәм районнарында яшәүче балаларның төрле-төрле стильләрдә төшерелгән дистәләрчә картиналары бизәде.

Барлык сурәтләр дә Башкортстан Республикасының 100 еллыгына һәм Рәсәй Федерациясе агросәнәгать комплексы профсоюзы барлыкка килүгә 100 ел тулу уңаеннан «Игелекле 100 эш» бәйгесе барышында эшләнгән.

Күргәзмә ачылуга укытучылары һәм әти-әниләре белән мәктәп укучылары килде. Картиналарда төрле һөнәр ияләре, җәнлекләр, пейзажлар тасвирланган: менә җиңел арбага җигелгән, башына каурый куелган бер ат килә. Ә картина почмагына авторның исем-шәрифләре янына каләм белән «Кристина моны бермөгезле ат (единорог) диде», дип сырланган. Шундый кызыклы язмалар һәр картинада диярлек бар.

Күргәзмәгә килүчеләрне музей директоры Радик Әхмәдиев сәламләде. Ул күргәзмә ачылу әһәмиятле чара: тамашачылар яшь рәссамнар иҗатына күз сала, ә авторлар аларның үз эшләренә карата нинди бәя бирүен белә ала, дип билгеләде.

– Авыл темасы көнүзәк, бурычыбыз – авылларның юкка чыгуына юл куймау. Күргәзмә кызыклы, балалар да, өлкәннәр дә авыл тормышын күрергә, бу турыда белергә тиеш, – дип билгеләде район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Миңневәли Мусин.

Күргәзмә ачылуда шулай ук проект авторы, Рәсәй агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан Республикасы оешмасы рәисе Кадрия Гайнетдинова һәм проект җитәкчесе, Башкортстанның атказанган рәссамы Салават Гыйләҗетдинов та катнаштылар.

– Бу проектның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын агросәнәгатъ комплексында булган проблемаларга җәлеп итү, – диде Кадрия Газнан кызы.
Читайте нас: