Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
15 февраль 2019, 16:25

Кече Туган яктан хәбәр

«Кече туган яктан хәбәр» дип аталган социаль акция үтте.

Римма Диярова
23 февральдә без көчле, кыю ир-атларны һәм әлеге вакытта Ватаныбыз сагында торган егетләрне бәйрәм белән котлыйбыз.

Бәйрәм алдыннан үзәк почтамтта «Кече туган яктан хәбәр» дип аталган социаль акция үтте. «Рәсәй почтасы»ның Чишмә цехы начальнигы Светлана Уразмәтова әйтүенчә, әлеге акциянең иганәчесе – БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең генераль директоры Айдар Якупов. 2018 елның көзендә хәрби хезмәткә алынган егетләрнең әти-әниләре улларына хатлар һәм посылкалар җибәрү өчен килгәннәр. Посылкага шулай ук әлеге акцияне оештыручылардан солдатлар өчен символик бүләкләр: конвертлар, котлау язылган буклет һәм шоколад салынды.

– Бу акция беренче тапкыр үткәрелә, – дип билгеләде Чишмәнең 452170 элемтә бүлекчәсе начальнигы Лиана Гыйләҗетдинова. – Чишмә районыннан хезмәткә алынган солдатларның барысы да посылкаларын 23 февральгә кадәр алачак. Ерак Көнчыгышка бүләкләр унбер көндә, ә Мәскәү янында хезмәт итүчеләргә 2–5 көн эчендә барып җитәргә тиеш. Без әлеге акция белән хезмәт итүче егетләребезгә кече Туган якта аларны сагынып, яратып көтеп торуларын җиткерергә телибез.

– Агымдагы елда 49 хәрби хезмәткәр безнең районнан котлау хатлары алачак, соңгы көзге призывта нәкъ шулкадәр егет хезмәт итәргә китте, – дип сөйләде призыв пункты начальнигы Вәсим Мәхмүтов. – Посылкалар Рәсәйнең барлык төбәкләренә: Алкин-2, Калининград, Ырымбур өлкәләренә, Мәскәүгә һәм хәтта Приморье краена да китте. Һәр хәрби хезмәткәр кече Туган ягыннан шундый хәбәр алуына шат булачак.

– Улым университет тәмамлаганнан соң көз армиягә алынды, әлеге вакытта Ырымбурда хезмәт итә, – диде Әлфия Янгубаева. – Шалтыратып бу акциягә чакыргач бик шатландык. Зур улым хезмәт иткәндә мондый акцияләр үткәрелми иде. Әле улыма күчтәнәчләр дә, бүләкләр дә җибәрә алдык. Бу чараны оештыручыларга зур рәхмәт белдерәсем килә, – диде Әлфия Әсхәт кызы.
Читайте нас: