Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
14 февраль 2019, 17:56

Мәктәптә туклану: тәмләткечсез һәм майонезсыз

Мәктәптә туклану социаль челтәрләрдәге көнүзәк темаларның берсе.

«Минем балалар мәктәп ашханәсенә йөрмәделәр, өйгә ач кайттылар, ничек ашаталар, дип сорагач, тәмсез, дип әйтәләр иде», – дип язган бер хатын. Социаль челтәрдәге бер төркемдә бу темага хәтта халыктан фикер сорашу да үткәрелгән, күбесе – 187 кеше мәктәп ризыгын тәмсез дип саный, 151е «ярый инде шунда, ашаган өчен түлибез, әмма бала сирәк туклана» дигән. Ә 117 кеше мәктәптә балаларны ашату яхшырак оештырылса да ярар иде, дигән фикердә.

– Балалар төрле ризыкларга өстенлек бирә, күбесе менюда гамбургер, пицца һәм башка төрле бик файдалы булмаган ризыклар күрергә теләр иде, – диде «Туклану үзәге» җәмгыяте директоры Энҗе Әхмәдуллина. – Балалар учреждениеләрендә ризыкның санитар-эпидемиологик нормаларга ярашлы әзерләнүен, менюның махсус үсеп килүче организм өчен төзелүен күз уңында тотарга кирәк. Анда мөһим булган туклыклы матдәләр, тиешле күләмдә калорияләр бар.

Мәктәп менюсында боткалар, салатлар, ашлар, компотлар, витаминлы эчемлекләр бар, тәмләткечләр бөтенләй кушылмый. Ризыкка тиешле күләмдә тоз гына салына, мәсәлән, йөз грамм карабодай боткасына ул нибары чирек грамм кушыла. Ә йортта тәмләткечләрне күпләп салып ашарга өйрәнгән балалар кайвакыт мәктәп ашханәсендә дә пешекчеләрдән майонез яки кетчуп сорыйлар, ә бу аштәмләткечләр менюда юк һәм тыелган ризыклар исемлегенә керә. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында шулай ук кыздырылган ризыклар да бирелми. Бәлки шуның өчен кайбер укучыларга мәктәп ашханәсендәге ризык тәмсез тоеладыр, чөнки ул өйләрендәге кебек түгел.

Меню төзегәндә балаларының нәрсә яратуын белгән ата-аналарның фикере дә исәпкә алына. Мәсәлән, укучылар дөге, манный һәм «дуслык» боткаларына өстенлек бирә. Ә менә балыкны яратмыйлар, аны ашарга кирәк, шуңа күрә менюга балык кәтлитләре кертелгән.

– Санитар-эпидемиологик нормаларга ярашлы, балалар һәм укучылар ризыгы сәламәтлекне саклау принципларына ярашлы томалап яисә парда пешерелергә, һәм ашказанын ярсытучы ризыклар бирелмәскә тиеш. «Туклану үзәге» җәмгыяте азык блокларында бу кагыйдә үтәлә, кайнар ризык читтән китерелми, ә үзләрендә әзерләнә. Мәсәлән, иртәнге аш балалар бакчаларында 8.30 сәгатьтә әзерләнә һәм шунда ук балаларга бирелә. Балалар ризыкны пешереп 15–20 минут үткәннән соң ашый башлый. Мәктәпләргә килгәндә исә, биредә ризык һәр тәнәфескә туры китереп әзерләнә, балалар яңа пешкән кайнар ризык белән тукланалар.

Социаль челтәрләрдә ата-аналар балалар дәрестән ач кайта, дип зарланган. «Туклану үзәге» җәмгыяте директоры урынбасары Нурания Урманова әйтүенчә, мәктәптә иртәнге аш калориягә бер тәүлеклек ихтыяҗның

25 процентын тәшкил итә, шуңа күрә балалар өйгә кайткач яисә мәктәптә төшке аш ашарга тиеш.

– Өстәвенә кайбер укучылар, аеруча кызлар, зифа буйлы булу өчен мәктәптә ашаудан баш тарталар, – ди Энҗе Ревил кызы.

– Балалар алтынчы сыйныфтан ук төрле диета тота һәм ашауларын чикли башлыйлар.

Район мәктәпләрендә ике төр иртәнге аш бар, стандарт иртәнге ризык бәясе 23–31 сум тәшкил итә, ата-аналар шулай ук 45 сумга туклыклырак иртәнге ашны да сайлый ала. Шулай ук төшке аш ашау мөмкинлеге дә бар, аның бәясе 55 сум. Муниципаль бюджеттан һәр балага көненә өч сум акча бүленә, ягъни мәктәп ашханәсендә һәр укучы чәй эчә ала.

Кайбер укучыларга ташламалар бирелә – бу аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдән булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Алар дотацияләр исәбенә бушлай туклана.

Әйткәндәй, агымдагы елда районның балалар бакчаларында туклану бәясе дүрт процентка артты, аерма кимендә ике сум тәшкил итте. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен район бюджетыннан дотация бүленә – бер балага көненә 5 сум (балалар туклануына ташламалар турында тулырак мәгълүматны «Чишмә»нең 2019 елның 29 гыйнварында чыккан 9нчы санда укырга була).

Укучыларның якынча ун проценты мәктәп ашханәсендә тукланмый һәм ризыкны өеннән алып килә. Әмма Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге моны тыярга ниятли. Ведомство тарафыннан эшләнгән яңа санитар нормалар һәм туклану кагыйдәләрендә чикләүләр бар. Әлеге вакытта документ проекты халыкка тәкъдим итүгә әзерләнә.

Шул ук вакытта кайбер район мәктәпләренең үз участокларында үстерелгән яшелчәләр исәбенә ата-аналарның акчасын янда калдыру һәм шуңа җиләк-җимеш сатып алу мөмкинлеге бар. Чишмә, Калмаш, Шөнгәккүл, Бишкәҗә һәм Дмитриевка авыллары мәктәпләре үз участокларында бик күп яшелчә үстерәләр. Алар җиләк-җимеш һәм яшелчә белән үзләрен генә тәэмин итеп калмыйлар, шулай ук артып калганын районның башка мәктәпләренә дә саталар. Барлык азык-төлек алдан экспертиза үтә.

– Урындагы фермерлар һәм кооперативлар белән азык-төлек белән тәэмин итүгә килешүләр төзелде, мәсәлән, кишер, чөгендер һәм бәрәңгене «Чишмә яшелчәләре» авыл хуҗалыгы кооперативыннан сатып алабыз. Күптән түгел Чишмә сөт заводы кефир, эремчек, каймак һәм сөт белән тәэмин итә башлады. Аның продукциясе Дәүләкән районына да җибәрелә, тиздән Архангель һәм Нуриман районнарын Чишмә сөте белән тәэмин итү планлаштырыла, – диде Энҗе Әхмәдуллина.

«Туклану үзәге» җәмгыятендә балаларны ашату турындагы барлык сорауларга җавап бирергә әзерләр, шулай ук теләге булган һәркем санитар кенәгәсе булса, ризыкларның ничек әзерләнүен карау өчен белем бирү оешмасының азык блогына килә ала. Моның өчен «Туклану үзәгенә» мөрәҗәгать итәргә һәм мәктәп яисә балалар бакчасы җитәкчелегенә хәбәр итәргә кирәк.
Читайте нас: