Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
13 февраль 2019, 17:42

Һәр нәрсәнең башлангычы – мәхәббәт

14 февраль – Гашыйклар яисә Изге Валентин көне бөтен дөньяда билгеләнә.

Римма Диярова


Бу көнне гашыйклар бер-берсенә бүләкләр, чәчәкләр, кәнфитләр бирәләр, һәм, әлбәттә, мәхәббәтләрен аңлатып открыткалар – валентинкалар язалар.

Сез бу көнне сөйгәнегезгә нәрсә бирергә уйладыгызмы әле? Япониядә кызлар сөйгән ярларына шоколад бүләк итәләр. Французлар кыйммәтле бизәнгечләр, ә итальяннар кондитер ризыклар бүләк итүгә өстенлек бирә.

Һәр парның танышу тарихы бар, алар бу мәлне бергәләп искә алалар һәм бу турыда балаларына, оныкларына сөйләргә хыялланалар. Уразбахты авылында яшәүче Андрей белән Диана аларның очрашуын язмыш димичә, башкача атап булмый, диләр. Алар 2014 елда, Андрейның абыйсы Диананың апасын кияүгә сорап килгәч танышканнар. Яшьләр тиз арада уртак тел табып очраша башлаганнар. Ә берникадәр вакыттан соң язмышларын бәйләргә теләүләрен аңлаганнар.

– Без биш ел бергә. Бер-беребезне көннән-көн яхшырак беләбез, – ди Андрей.

Алар өч бала: Диананың беренче никахыннан туган Карина белән Артемны һәм уртак кызлары Верониканы тәрбиялиләр. Күптән түгел йорт салып кергәннәр, өй туе үткәргәннәр. Әлеге вакытта Диана декрет ялында, Андрей Дим бистәсендә слесарь-ремонтчы булып эшли. Алар, электән килгән гадәт буенча, 14 февральгә бер-берсенә бүләкләр әзерләгәннәр.

– Бәйрәмнәрдә генә түгел, башка көннәрдә дә бәхетле һәм сөекле булырга мөмкин, – дип уйлый Диана.

Үз мәхәббәтләрен табучылар бу бәйрәмдә аны сакласыннар һәм көннән-көн бәхетлерәк булсыннар, ә сөйгән ярларын әлегә кадәр очратмаучылар өметләрен өзмәсеннәр: мәхәббәт көтмәгәндә ишек кагар.
Әйткәндәй

  • Канадада кызлар үтеп баручыларны тәрәзәдән күзәтү өчен иртә таң белән торалар. Алар күргән тәүге ирнең кыяфәте кияү буласы кеше турында күп нәрсә сөйли ала. Аның кием-салымын истә калдыру киңәш ителә: бәлки киләчәктә сөйгәнегез белән танышкан көнне ул шундый ук шарфта яисә башлыкта булыр.
  • Британиядә кызлар гыйбадәтханә янына җыелалар һәм аның тирәли өч тапкыр әйләнеп чыгалар. Бу аларның тормышына мәхәббәт җәлеп итәргә һәм бәхетле итәргә тиеш.
  • Австралиядә кызлар кияү буласы кешенең исемен белү өчен түбәндәгечә эшлиләр: кәгазь битләренә бик күп исемнәр язып аны йомарлыйлар һәм аннары суга ташлыйлар. Беренче булып ачылган кәгазь бите булачак кияү исемен әйтәчәк.
Читайте нас: