Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
12 февраль 2019, 16:08

Ул беркайчан да герой булырмын дип уйламады

Якташлары Алкин-2 мәктәбен тәмамлаган, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Рөстәм Әбзәлов турындагы истәлекне мәңгеләштерде.

21 гыйнварда яугир белем алган мәктәптә мемориаль такта ачылуга багышланган митинг булды.

Р. Әбзәлов Алкин мәктәбендә 1984–1994 елларда укыган. Укытучылары хәтерендә ул ныклы холыклы, белем алырга омтылучы тырыш егет булып истә калган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Рөстәм Төмәннең югары хәрби команда училищесына укырга керә һәм аны яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Алкин гарнизонында хәрби хезмәттә була.

– Ул беркайчан да башкалардан аерылып торырга омтылмады, башка хезмәттәшләре кебек гади кеше иде, – дип сөйли Әбзәловның якыннары. – Ватанга хезмәт итте, хәрби бурычын намус белән үтәде. Тормышны яратты һәм беркайчан да герой булырмын дип уйламады. Әмма булды...

Хезмәт иткән вакытта Рөстәм Әбзәловка бик күп медальләр һәм орденнар бирелгән, вафатыннан соң полковник Әбзәлов Кыюлык ордены белән бүләкләнде.

Митингка укучылар, яшь армеецлар, укытучылар, тыл һәм хезмәт, локаль сугышлар ветераннары килде. Әлбәттә инде, полковникның әтисе Радим Әгъзәм улы белән әнисе Фәнзилә Галимҗан кызы шәрәфле кунаклар булдылар, килүчеләр арасында шулай ук район

һәм Лесной авыл Советы, хәрби комиссариат, 63494нче хәрби часть, Башкортстан Республикасы һәм Алкин-2 авылының Хәрби тугандашлык оешмасы, чик буе гаскәрләре ветераннары булды. Аларның барысы да Туган ил өчен гомерен биргән яугирләрне хөрмәт белән искә алу, аларны үсеп килүче малайлар һәм кызларга үрнәк итеп куюның мөһимлеге турында сөйләделәр.

Зөлфия Заһидуллина, директорның тәрбия эше буенча урынбасары

Читайте нас: