Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
12 февраль 2019, 18:30

Баланы бакчага йөртү кайда арзанрак?

Республика Хөкүмәте балалар бакчаларында сабыйны караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләвенең иң зур күләмен билгеләде.

Төбәк Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шул хактагы карарга кул куйды.

Әлеге документка ярашлы, сабыйларын Уфа һәм Уфа районы балалар бакчаларына йөртүчеләргә барысыннан да күбрәк, чагыштырмача 2839 һәм 2627 сум түләргә туры киләчәк. Зилаир һәм Авыргазы районнарында ата-аналар барысыннан да азрак – 1148 һәм 1185 сум түләячәк. Чишмә районында бу сумма 1983, Дәүләкәндә – 2503, Благоварда 1487 сум тәшкил итә.

Шәһәрләргә килгәндә исә, Стәрлетамакта балалар бакчасына йөрткән өчен 2550, Нефтекамада – 2231, Октябрьскида – 2254, Салаватта – 2366 һәм Сибайда 2051 сум түләячәкләр.

Әйткәндәй, ата-аналар өчен яхшы яңалык: элек балалар бакчасына түләү елга берничә тапкыр арткан булса (закон буенча мөмкин иде), хәзер исә бәя ел башында бер тапкыр гына артачак.

Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә сабыйны караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләвенең уртача күләме 1617,2 сум тәшкил итәчәк. Балалар бакчасына чыгымнарны киметүгә компенсация акчасы күләме шул суммадан исәпләнәчәк.

Республика Мәгариф министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итүенчә, гаиләдә балалар бакчасына бер сабый йөрсә, түләнгән суммадан компенсация 20 процент (уртача 323,44 сум), ике балага – 50 процент (808,6 сум), өч һәм күбрәк булса – 70 процент (1132 сум) тәшкил итәчәк.

Бу көннәрдә булачак беренче сыйныф укучылары әти-әниләре өчен кызу чор. Әйе, сабыйлар әлегә балалар бакчасында, әмма нәкъ әле аларны мәктәпкә урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә. Узган еллардагы кебек, мәктәп һәм гимназия урнашкан территориядә яшәүчеләр документларны

1 февральдән башлап тапшыра ала. Калганнар өчен язылу 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Ата-аналар балалар өчен күпме буш урын барлыгы турында мәгълүматны мәктәпләрнең рәсми сайтларыннан белә ала. Кирәкле документлар исемлегенә баланың туу турындагы таныклыгы, яшәгән урын буенча теркәлү турында белешмә, паспорт яки шәхесне раслаучы башка төрле документ һәм гариза керә.
Читайте нас: