Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
7 февраль 2019, 12:12

Бер көн булса да шалтыратмыйча торыйк

6 февраль – Кесә телефоннарыннан баш тарту көне.

Римма Диярова


Ел саен 6 февральдә билгеләп үтелгән һәм елга бер тапкыр булса да кәрәзле элемтәдән файдаланмыйча торырга өндәгән «Кесә телефоннарыннан баш тарту көне» бөтендөнья акциясе идеясен беренче тапкыр француз язучысы Фил Марсо тәкъдим иткән.

Моннан унбиш ел элек кәрәзле элемтә технологияләренең мәгариф учреждениеләренә дә кагылышлы проблема булачагы турында уйлап та караучы булмагандыр. Мәктәпкә үзе белән кесә телефоны алып килеп әле шалтыратуларга, әле smsка игътибарын юнәлткән балалар белән укытучыларга үзләрен ничек тотарга?

Дурас урта мәктәбе директоры Гүзәл Әхмәтшина бу турыда менә нәрсәләр сөйли:

– Без кесә телефонын мәктәпкә алып килүне тыя алмыйбыз, әлбәттә, әмма укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр безнең мәктәптә расланган кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Укучылар һәм аларның әти-әниләре мәктәп идарәлегенең һәм укытучыларның укучы милеге, шул исәптән кесә телефоннары өчен җавап бирмәвен белә. Укучылар низаглы хәлләр килеп чыкмасын өчен кесә телефоннарын теләсә кайда калдырмаска яисә башкаларга бирмәскә тиеш. Шулай ук дәрестә телефонны сүндереп куярга кирәк. Дәрес барганда укучыларга телефоннан файдалану тыела. Әмма безнең мәктәптә 14 авылдан балалар укый, шуңа күрә телефон әти-әниләре һәм дуслары белән элемтәдә булу өчен кирәк.

Тагын да шуны әйтәсе килә. Хәзер берәр нәрсәне искә төшерү өчен телефонга сигнал куйсаң һәм сәгатьтән файдаланганда бик уңайлы – вакытны һәрвакыт экраннан карарга мөмкин. GPS системасы белән теләсә кайсы ноктага кадәр юлны белергә мөмкин, ә турыдан-туры аралашу турында сөйләп торасы да түгел, чөнки хәзер аны смайллар һәм социаль челтәрләр алыштырды.

Әлбәттә, гаджетлар тормышыбызны уңайлырак итә, тик шулай да... Бер-беребез белән аралашсак күпкә файдалырак булыр иде, гаджетлар тотып утырып бик күп вакытыбызны әрәмгә үткәрүебезне онытмыйк.
Читайте нас: