Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
6 февраль 2019, 12:13

Кечкенә булсалар да зирәкләр!

Чишмә гимназиясендә 2–10 сыйныфларда укучы 30 бала катнашлыгында «Яшь интеллектуаллар» дип аталган фәнни-гамәли конференция булды.

Укучылар «Башлангыч сыйныфлар», «Культурология. Филология», «Фәннәр (физика, математика, информатика)» һәм «Табигать фәннәре (биология, экология, химия)» түгәрәкләрендә алып барган тикшерү эшләре турында сөйләделәр.
«Башлангыч сыйныфлар» секциясендә шөгыльләнгән 2–4 сыйныфларда укучы балалар, кечкенә булуларына карамастан, жюри әгъзаларын һәм үзләренең сыйныфташларын таң калдырдылар. Яшь тикшеренүчеләр ни өчен корабларның суда батмавы, хәзерге заман балаларының ни өчен китап белән дус булмавы, туңдырманың файдасы турында сөйләделәр. Калган секцияләрдә югары сыйныф укучылары катнашты. Аларның эш темаларын укыганда безнең җәмгыятьтә компьютер уеннары һәм заманча гаджетлар гына түгел, ә гыйльми-гамәли тикшеренүләрдә чагылган башка төрле файдалы мавыгулары да булган акыллы һәм белемгә омтылучан балаларның да күп булуына таң каласың! Җиңү яулаган балалар арытаба район дәрәҗәсендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар.
Наталья Максимова, 2А сыйныфының ата-аналар комитеты рәисе

Читайте нас: