Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
1 февраль 2019, 13:24

Биопластика, туңдырма һәм җансурәт төшерү турында

Яшь тикшеренүчеләр экология һәм югары технологияләр белән кызыксына

Пионерлар һәм укучылар йорты (ДПиШ) елның-елында районда үтүче «Киләчәк интеллекты» конференциясендә катнашучылар өчен унөченче тапкыр үз ишекләрен ачты.

Әлеге конференция – сәләтле балаларны күрү, ишетү, идеяләрен хуплау һәм аларга арытаба үсәргә ярдәм итү мөмкинлеге. Быел сигез номинациядә район мәктәпләреннән 78 укучы катнашты.

– Син, иң мөһиме, каушама, яме. Үзеңне ышанычлы тот, – дип үгет-нәсихәт бирде укытучылары балаларга.

Дистәләгән пар күз караган аудиториядә һәм жюри каршында үз эшеңне тәкъдим иткәндә, ничек каушамыйсың инде.

– Мин «Матурлык салоны» бизнес-проекты белән килдем, 3D-модель салоны турында сөйләячәкмен, – диде Шөнгәккүл мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Зарина Тукаева. – Бу безнең заманда көнүзәк дип уйлыйм. Барысының да матур буласылары килә. Киләчәктә, бәлки, үз салонымны ача алырмын.

«Туңдырма файдалымы?», «Беренче тапкыр акча эшләү тәҗрибәм», «Пластилиннан җансурәт ясау», «Синтетик төрү материалына альтернатива буларак биопластик» кебек кызыклы темалар тәкъдим ителде. Хәтта математика-физика кебек коры юнәлешләрдә дә балалар тикшерү өчен бик күп кызыклы темалар тапканнар: «Табышмакларда һәм тизәйткечләрдә саннар», «Бассейнда автоматик су чистарту системасы» һәм башкалар.

Укучылар үз куллары белән ясаган әйберләрне генә күрсәтеп калмадылар, шигырьләр дә сөйләделәр, уеннар уйнадылар.

– Ә без бүген үзенчәлекле проект – «Чишмә буйлап йөрү» дип аталган өстәл уены тәкъдим итәбез. Уен барышында поселок тарихы һәм мәдәнияте белән танышырга мөмкин, – дип сөйләде 7нче сыйныф укучысы Лина Нәзированың Пионерлар һәм укучылар йортындагы укытучысы Гөлназ Хисмәтуллина.

Алкин мәктәбенең 6нчы сыйныф укучылары тәкъдим иткән «Кояш батареяләре өчен кояшны автоматик күзәтү системасы» һәм Шөнгәккүл мәктәбенең 5нче сыйныф укучысының «Үз җансурәтеңне төшерү» (пластилиннан анимация) проектлары М. Акмулла исемендәге БДПУдан жюрига чакырылган мөгаллим һәм физика-математика фәннәре кандидаты Алмаз Исхаковта зур кызыксыну тудырды. Ул аларга эшләрен берникадәр камилләштергәннән соң республика ярышларында уңыш яуларга мөмкин булуын әйтте.

Алкин-2 мәктәбенең география һәм биология укытучысы Светлана Мөэминова сүзләренә караганда, тирә-як мохитне пычрату проблемасы кискен тора, һәм география, биология дәресләрендә күп темалар шул мәсьәләгә багышланган, аның барышында техник һәвәслеге булган балалар үз идеяләрен генә әйтеп калмыйча, аны тормышка ашырырга да теләк белдерәләр. Киләсе елда ул бу тәкъдимнәрне гамәлдә кулланып караячак.

Чишмә авылындагы 2нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы Айнур Галиуллин милли ризык – бәлеш алып килеп, аны ясау турында сөйләде.


Җиңүчеләр

Әскәр Галиев (3нче сыйныф, 1нче мәктәп, җитәкчесе Э. Илалова) «Минем дөньям бон» темасы; Милена Сафарова һәм Арина Степанова (6нчы сыйныф, Алкин-2 мәктәбе, С. Мөэминова) «Кояш батареяләре өчен кояшны автоматик күзәтү системасы»; Елизавета Полюдова (10нчы сыйныф, гимназия, Э. Асаева) «Руслар һәм британиялеләр тормышында ырымнарга ышану»; Эвелина Байбәкова (7нче сыйныф, гимназия, Л. Байбәкова) «Машина белән бәйләү – мода куучы кул осталары өчен шөгыль»; Азамат Йосыпов (3нче сыйныф, ДПиШ, гимназия, Л. Йосыпова) «Өй шартларында атланмай җитештерү»; Динә Хәйретдинова (3нче сыйныф, гимназия, Т. Сеничева) «Ни өчен хәзерге заман балалары китап белән дус түгел?»; Полина Жукова (7нче сыйныф, ДПиШ, гимназия, О. Жукова) «Синтетик төрү материалына альтернатива буларак биопластик»; Усман Хәмидовның (10нчы сыйныф, 2нче мәктәп, Н. Солтанова) «Табылган тәңкә тарихыннан» темаларына эшләре уңышлы, дип табылды.
Читайте нас: