Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
29 гыйнвар 2019, 16:18

«Сударушка»сыз бәйрәм буламыни?

Мәдәният йортында үткәрелгән чаралар бертөрле җайга барган авыл тормышына ямь өстәп җибәрә.

Горный авылындагы «Сударушка» фольклор ансамбленә йөрүче хатын-кызлар атнага бер тапкыр барлык эшләрен ташлап репетициягә ашыга.

Бергә җыелгач алар элекке репертуардагы җырларны кабатлыйлар, яңаларын өйрәнәләр, бер-берсе белән аралашалар.

Бу коллективта төрле һөнәргә ия булган төрле яшьтәге кешеләр бар, әмма аларның барысын да җыр-моң сөю берләштерә. Авылда бер генә бәйрәм дә, концерт яисә ял кичәсе булсынмы, «Сударушка»сыз үтми. Пенсионерлар өчен даими рәвештә кич утырулар уздырыла.

Узган ел ноябрьдә «Сударушка» әгъзалары һәм чакырылган кунаклар рус фольклор коллективының 20 еллыгын билгеләү һәм аның тарихын искә алу өчен җыелдылар.

– Безнең «Сударушка»ның тарих альбомын күрдеңме?

– Әйе, карадым, һәр чыгышны янәдән кичердем.

Коллектив әгъзалары чара башланганчы үзара сөйләшеп утырдылар.

– Репетициягә килгәч, аннан соң сәхнәдә чыгыш ясагач һәм рәхмәтле тамашачыларның алкышлавын ишеткәч икенче сулыш ачылган кебек була, барлык авырулар онытыла, – диде Тамара Лебедева. – Мин Уфадан Горныйга 1996 елда күчеп килдем. Авыл активистлары белән таныштым, коллективта җырлый башладым һәм әле булса анда катнашам.

– «Сударушка» 1998 елда оештырылды дип әйтергә була, – дип сөйләде авыл Мәдәният йорты мөдире Гүзәл Хисамова. – Нәкъ шул елда коллектив район фестивалендә катнашты. Рус фольклор коллективын Мәдәният йортының ул вакыттагы мөдире Наталья Туктарова оештырды, соңрак аңа «Сударушка» исеме бирелде.

Иң өлкән катнашучы Валентина Кандрашкинага – 85 яшь. Коллективтагы кешеләр алышынып торган, әмма шул еллар дәвамында Татьяна Полякова, Татьяна Шишкина, Лилия Ясәвиева, Сәодәт Мөфтәхова аның составында калган. Зөһрә Сабирова һәм, әлбәттә, ветераннар Валентина Кандрашкина, Тамара Лебедева һәм Анна Дубчак Мәдәният йорты тормышында актив катнашалар. Әйткәндәй, Анна Лукьяновнага да 80 яшь, шулай булуга карамастан, аның һәм ахирәтләренең күзләрендә балкып торган нур һәм күңел күтәренкелеге аларны 20 яшькә яшәртә.

Бу көнне алар чәй табыны янында үзләренең репертуарындагы «Под окном», «Ой, сад во дворе» кебек билгеле җырларны башкардылар.

Алар янына бию түгәрәгенә йөрүче кечкенә балалар да кунакка килделәр һәм «Суга барганда» һәм «Эх, әнием» биюләре белән котладылар.

Авылда һәр бәйрәм, аеруча «Май чабу», «Колядки», «Җиңү көне», «8 март» «Сударушка» катнашлыгында бик күңелле үтә. Алар районда үткәрелгән «Уйна, гармун!», «Саумы, яз!», «Кышны озату» кебек чараларда да катнаша.

Тамара Лебедева белән Анна Дубчак кул эшләренә дә осталар, матур итеп чигә беләләр һәм үзләренең һөнәрен балаларга да өйрәтәләр.

Әлеге вакытта коллективка Горный Мәдәният йортының художество җитәкчесе Мәмдүдә Җиһангирова җитәкчелек итә.

– Коллективның һәр әгъзасы турында бик озак сөйләргә була, – диде Гүзәл Фаил кызы. – Аларны ныклы дуслык, җырга һәм табигатькә мәхәббәт берләштерә. Төрле вакытларда безнең коллективта катнашканнарның барысына да рәхмәт белдерәм һәм иҗади уңышлар телим!
Читайте нас: