Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
29 гыйнвар 2019, 11:54

Хәтер юлыннан

РФ Оборона министрлыгы боерыгына ярашлы, 1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында материаллар эзләү һәм системага салу буенча эш оештырылды.

Илфир Сәлимгәрәев, Чишмә районының хәрби комиссары


Мәскәү янында «Патриот» паркында төзелүче РФ Кораллы Көчләр гыйбадәтханәсе янында «Хәтер юлыннан» дип аталган уникаль комплекс барлыкка киләчәк. Шул юл буйлап диварга заманча технологияләрне кулланып сугышта катнашканнарның фотосурәтләре куелачак. Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы мәгълүматларның бердәм базасын җыю һәм булдыру максатында Чишмә районы хәрби комиссариатының электрон адресына материаллар җибәрү мөһим: [email protected].


Материаллар җибәрү өчен таләпләр:

  • Сканердан чыгарылган фотосурәтләрнең форматы – TIFF (компрессиясез);
  • Фотолар кимендә 300 dpi булырга тиеш;
  • Файл авырлыгы – якынча 5 Мбайт;
  • Фотодагы сурәт – анфас, вертикаль;
  • Мәгълүмат бирүнең текст редакторы – Word.
Фото астындагы язмада яугирнең хәрби званиесе, исем-шәрифләре, туган көне, ае, елы, вафат (һәлак) булу датасы, билгеле булса хәрби бүләкләре күрсәтелә.
Читайте нас: