Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
25 гыйнвар 2019, 17:30

Су рухи чистарыну бүләк итә

Православие динен тотучылар 19 гыйнварда Крещение бәйрәмен билгеләделәр.

Бу көнне күптәннән килгән гадәт буенча изгеләндерелгән су алып калалар һәм бозлы бәкедә, яки иорданьда коеналар.

Быел Чишмәдә 19 гыйнварга каршы төндә Калмаш сусаклагычы (тимер-бетон заводы) янына 300гә якын чишмәле килде. Әйткәндәй, 18 гыйнварда техника район Мәдәният сарае янында Калмаш елгасы өстен кардан тазартты, башка елларда су коену шунда үтә иде, әмма бозда чатнап киткән урыннар булу сәбәпле, хәвефсезлек максатында су керүне башка урынга күчерергә карар ителде.

Чишмә поселогының Успение чиркәве протоиерее Владимир (Жданов) елга суын изгеләндерде. Теләге булган һәркем суга, яки иорданьга кереп, өч тапкыр коенып чыкты. Әйткәндәй, быел бу көнне чатнама суык булмады.

– Һава температурасы -80С, җил секундына 5–7 метр тизлектә исә, – дип хәбәр итте 95нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы Минзир Рәхимкулов.

Янәшәдә ашыгыч ярдәм бригадасы кизү торды. Фельдшер Илдар Ишбулдин бәкедә коену өчен әзерлек кирәк, хроник авырулары булган кешеләргә саклану мөһим, дип билгеләде. Кайберәүләр, мәсәлән, ахирәте Кира Нестеренко белән килгән 32 яшьлек Илмира Гимазова бу көнне тәүге тапкыр бозлы суда коенып чыгарга батырчылык итте.

– Былтыр дуслар белән бәкедә коенучыларны карарга баргач, киләсе елга иорданьда су кереп чыгарбыз дип ниятләгән идек, менә бүген сүзебездә тордык инде, – диделәр кызлар.

Ә 26 яшьлек Сергей Брюханов быел 15нче тапкыр бәкедә коена. Аның сүзләренә караганда, ул 13 яшеннән башлап күршеләре белән бергә Крещение төнендә елгага су керергә йөрегән. Аның белән бергә тормыш иптәше Мария Иванова да килгән. Күпләр гаиләләре белән килгәннәр, җылыну өчен термос белән чәй, ә кайберәүләр истәлеккә фотога төшү өчен фотоаппарат та алганнар.

Елына ике тапкыр – Крещение сочельнигына һәм бәйрәмгә барлык православие гыйбадәтханәләрендә электән килгән гадәт буенча су изгеләндерелә. Чишмә чиркәвендә дә гыйбадәт кылу үтте. Бу төндә һәм икенче көнне бирегә йөзләгән чишмәле изге су алырга килде. Ул үзенчәлекле көчкә һәм шифага ия, дип санала.
Читайте нас: