Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
25 гыйнвар 2019, 11:28

Интернетта вакыт үткәрүчеләр өчен җиде киңәш

Хәзерге заманны Интернеттан башка күз алдына китереп булмый.

Әлбәттә, ул кешеләрнең тормышын җиңеләйтү өчен уйлап чыгарылган, тик чынлыкта зарарсызмы?

Мин Чишмә поселогының Пионерлар һәм укучылар йортында «Үсмерләр клубы» берләшмәсендә шөгыльләнәм. Без «Киләчәк интеллекты» дип аталган тикшеренү эшләре буенча бәйгегә әзерләнәбез. Эшнең темасы – «Интернетка – юк?». Без бөтендөнья пәрәвезенең яшьләргә йогынтысын өйрәнәбез. Эш барышында 12–35 яшькә кадәрге чишмәлеләрдән сорашу үткәрдек. Күбесенең социаль челтәргә бәйлелеге ачыкланды.

Алар бер көн дә хәбәрләрне карамыйча тора алмый. Сорашуда катнашучыларның күбесе, буш вакыты булса, яңалыклар тасмасын тикшерә. Алар бу вакытны файдалы итеп үткәрергә мөмкин булуын аңласа да, гадәтен үзгәртә алмый.

Укучылар белән әлеге тема буенча фикер алышканда түбәндәге кагыйдәләрне булдырдык.

  • Еш кына: «15 минут кына Интернетта утырам», дибез, нәтиҗәдә берничә сәгать вакыт үтеп китә. Вакытны әрәм итмәс өчен телефонга таймер куярга һәм чирек сәгать кенә вакыт бүләргә була.
  • Почтаны көнгә ике тапкыр (иртән һәм кич) тикшерергә – хәбәрләр күбрәк җыелса, аларны каравы да күңеллерәк бит. Бу гадәткә керсен өчен, психологлар киңәш итүенчә, 21 көн дәвамында эшләп карагыз.
  • Интернетка керергә теләсәгез, 25 тапкыр чүгәләп күнегү ясап алыгыз.
  • Табибка чиратта торганда яисә автобуста барганда «вакыт үткәрү» өчен генә Интернеттан файдалансагыз, китап укыгыз – аны үзегез белән сумкада йөртергә була.
  • Башка бәйлелек табыгыз – йөзү белән шөгыльләнегез, инглиз телен шомартыгыз яисә бияләй бәйләргә өйрәнегез.
  • Телефонга җибәрелгән һәм сез укымаган барлык мәгълүматтан һәм рекламадан арыныгыз.
  • Интернетка керү планы төзегез. Анда бернинди максатсыз, берәр кызыклы мәгълүмат эзләү өчен генә кермәгез. Сатып алынасы әйберләр исемлеген төзегән кебек, Интернетта нәрсәләр эшләргә кирәклеген язып куегыз.
  • Тирә-як дөнья белән хозурланыгыз, ә Интернет көтеп торыр!

Ләйлә Әһлиуллина, 12 яшь
Читайте нас: