Кар көрәү өчен кечесе дә, олысы да көрәк күтәреп урамга чыкты, кайберәүләргә машиналарын кар астыннан казып алырга туры килде.
– Күптән болай яуганы юк иде, иште генә, – дип сөйләнде чишмәле Павел Кожевников капкасы алдындагы карны көри-көри. – Аның каравы, оныкларга зур тау булыр, югыйсә, кар әз иде бит.
Бала-чага шатланышып кар бабай ясаганда һәм тау шуганда өлкәннәр кар көрәү белән мәшгуль булды. Район үзәгендә юлларны тазарту белән «Ямь» МУПы шөгыльләнә.
– Район үзәге шартлы рәвештә 10 маршрутка бүленгән, аларның һәркайсына техника беркетелгән, – ди «Ямь» җәмгыятенең баш инженеры Ринат Мөслимов. – Юллар әһәмиятлелегенә карап тазартыла, иң башта без төп урамнарда хәрәкәт итүне тәэмин итәргә тиешбез. Мәсәлән, «Елга аръягы» бистәсен алыйк: юллар Үзәк урамнан чистартыла башлый, арытаба чират Тау һәм Киң урамнарына җитә. Ә тагын да социаль яктан әһәмиятле объектлар: район дәваханәсе, мәчетләр, чиркәү, спорт-савыктыру комплексы һәм Мәдәният йортына илтүче юлларны тазартырга кирәк. Мәдәният сарае директоры, кич концерт булганга күрә, безгә территорияне кардан тазарту үтенече белән мөрәҗәгать итте, башлаган участокларның берсен калдырып техниканы шунда җибәрергә туры килде.
Әйткәндәй, район үзәгендә 152 урам, аларның гомуми озынлыгы 94170 метр тәшкил итә, 18 тротуар (якынча 14 чакрым) һәм машиналар кую өчен 7 урын (9840 квадрат метр) бар. «Ямь» балансында барлыгы 11 берәмлек техника: «Т-150», «МТЗ», «Джон Дир» тракторлары, грейдер, ком сибеп йөрүче машина бар. Көчле кар яуганда юллар иртәнге сигезгә тәртиптә булсын һәм поселок халкы тоткарлыксыз эшкә, мәктәпкә, балалар бакчасына бара алсын өчен механизаторлар төнге өчтә эшкә килә. Эшләренең авырлыгы хезмәт режимы тотрыксыз булу сәбәпле генә түгел, шундый хәлләрнең дә булганы бар, бервакыт кар чистарту сыйфаты белән риза булмаган бер бәндә хезмәткәрләрнең берсен тотып кыйнаган.
Күп фатирлы йортлар алдына килгәндә исә, анда кар тазарту белән идарә итүче компания шөгыльләнә. Подъездларга еш кына техника керә алсын өчен машиналарны юлдан алу үтенече язып эленә. Әмма халык моңа күп вакыт игътибар итми.
Чишмә юл ремонтлау-төзү идарәлеге (ДРСУ) федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юлларны (М5 «Урал» – Аксен – Кыргыз-Миякә, Уфа – Чишмә трассасы), 13 муниципальара, шулай ук күрше районнар белән чиктәш биш, район территориясендәге сигез һәм урындагы әһәмияттәге 34 машина юлны кардан тазарта.
– Юлларның гомуми озынлыгы 450 чакрым тәшкил итә, бу территорияләрне 22 берәмлек техника: 4 бульдозер, 2 трактор, 3 автогрейдер, 2 ротор, «КамАЗ»лар, төягеч һәм ком сибүче техника хезмәтләндерә, – дип хәбәр итте Чишмә ДРСУ производство-техника бүлеге начальнигы Рәшит Карачурин. – Юллар, аеруча мәктәп автобуслары йөргән участоклар иртәнге җидегә-сигезгә ачык булсын өчен техника сәгать дүрттән калмый эшкә чыга.
Рәшит Мәҗит улы сүзләренә караганда, кайвакыт аяз көндә дә җил басу-кырлардагы, юл читендәге карны себертеп юлларга тутыра. Яки техника маршрут азагына барып җитә, ә тазартып киткән урыннарда яңадан көрт өемнәре барлыкка килә, бу аеруча Тәпәреш, Енгалыш, Бишкәҗә авыллары янындагы участокта еш була.
– Без техниканы барлык шалтыратулар буенча җибәрергә тырышабыз, әмма алдап чакырулар да була, – ди белгеч. – Бервакыт ерак авылларның берсенә ашыгыч ярдәм машинасы үтә алмый, дип хәбәр иттеләр, нәтиҗәдә бу урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән бергә барырга туры килде. Әмма шалтыратучының исерек булуы һәм шул рәвешле «шаяртырга» теләве ачыкланды.
Район гәзите хәбәрчесенә барлык торак пунктларда да юллар тазартылуы турында хәбәр иттеләр. Соңгы көннәрдә кар яву юл хезмәткәрләренә мәшәкатьләр тудырса да, безгә шатлык өстәде – чөнки ни дисәң дә әлегә кадәр кар аз иде.