Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
19 гыйнвар 2019, 12:34

«Вәгъдәләр узышы»ннан башлап яңа ел Ирәмәленә кадәр

Яңа ел каникуллары артта калды, йомгак ясарга вакыт җитте.

Башкортстан Республикасының Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты ел саен туристлар агымы артуын хәбәр итә.

30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр яңа ел бәйрәмнәре үткән урыннарда һәм актив ял итү үзәкләрендә 179 меңнән артык кеше булган, бу, үткән елгы каникуллар чоры белән чагыштырганда, 20 процентка күбрәк. Шулай ук кунакханәләргә, табигать паркларына, таудан чаңгы шуу базаларына һәм музейларга килүчеләр саны да арткан.

Безгә Рәсәйнең барлык төбәкләреннән диярлек, шул исәптән ерак һәм якын чит илләрдән кунаклар килгән.

Һәрвакыттагыча, «Яңа елда гаҗәеп Башкортстан!» проекты популярлык казанган. Бәйрәм чаралары «Ватан» этно-паркында узган. Гореф-гадәт буенча тирмәдә Кыш бабай белән очрашырга, шулай ук чыршы уенчыклары ясау буенча осталык классларына барырга һәм яңа ел персонажлары белән интерактив программада катнашырга мөмкин булган.

31 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр «Кунаклар сарае» сәүдә-ял итү комплексы янында кышкы фестиваль «TerraZima» булды. Төньяк токымлы этләр күргәзмәсе, этләр җигелгән чаналарга утырып йөрү, боз тамашасы һәм фигуралы шуу мәктәбенең осталык классы, «Уфа дулкыны» бәйгесендә катнашучылар концерты күп санлы кунакларның күңеленә хуш килде.

1 гыйнварда үткән «Вәгъдәләр узышы» аеруча вакыйга булды һәм 1500 кешене битараф калдырмады. «Голос» тапшыруы финалисты Рушана Вәлиеваның, шулай ук «Сванки Тюнс» диджейлары чыгышы бәйрәмнең төп вакыйгасы булды. Стәрлетамак, Салават һәм Уфа шәһәрләрендә «Галактика» күңел ачу комплексы «Яңа елда гаҗәеп Башкортстан!» проектында икенче ел катнаша. Тамашаларга якынча 10 мең кеше килгән.

Быел тау-чаңгы курортларына килүчеләр саны 17 процентка арткан.

– Уфа – Белорет – Абзак маршруты буенча «Урал легендасы» поезды йөри башлавы туристлар агымы артуга уңай йогынты ясады, – дип билгели Башкортстан Республикасының Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты.

Республика туроператорлары яңа ел каникулларында Шүлгән-таш мәгарәсенә бару һәм башкорт халкы ризыкларын тәкъдим итү белән төрле мәдәни-гастрономик турлар оештырды. Актив туристлар өчен Урал тауларына – Айгир, Зур Ирәмәл һәм Ирәкташка турлар тәкъдим ителде.
Читайте нас: