Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
18 гыйнвар 2019, 13:41

Үзенчәлекле балалар өчен яңа ел кичәсе

Әкият персонажлары балаларны гына түгел, аларның әти-әниләрен дә мавыктыргыч могҗизалар дөньясына алып керде.

3 гыйнварда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар әти-әниләре, картәни-картәтиләре белән бергә район Мәдәният сараена Яңа ел бәйрәменә килделәр.

Кунаклар чара башланганчы күпкә алдан фойега җыела башладылар, бер-берсенә баскычтан күтәрелергә ярдәм иттеләр, коляскада утырган балаларны күтәреп мендерделәр. Бәйрәмгә маскарад костюмнарда килүчеләр дә булды, бу көнне чыршы янында аюлар, төлкеләр, ниндзялар һәм принцессалар да бар иде.

– Мин леопард костюмы киеп килдем, аны үзем сайладым, – дип мактанды Верхний хуторыннан килгән дүрт яшьлек Әмин Якшыголов.

Бәйрәмгә аны әтисе Гамил Фирзән улы алып килгән, Якшыголовлар гаиләсендә биш бала үсә.

– Хатыным балалар белән өйдә калды, ә без Әмин белән бирегә килдек, район үзәгендә үткән барлык чараларда катнашырга тырышабыз, улларымны спорт түгәрәгенә дә йөретәм. Дүрт улыбыз бар, Яңа ел алдыннан кызыбыз туды, – дип шатлыгы белән уртаклашты Гамил Фирзән улы.

Ә Алкин-2 авылыннан Эльвира Субычева өч улын – Саша, Митя һәм Семаны алып килгән.

– Семенга 12 яшь, ул балалар церебраль параличы һәм өянәк белән авырый. Үзенчәлекле балалар өчен оештырылган бәйрәмдә тәү тапкыр катнашмыйбыз, баланың өйдә бикләнеп ятуын теләмим, дөнья күрүен, шатлануын телим, – диде әнисе.

Районда төрле яшьтәге 190 инвалид бала бар, әмма, кызганычка каршы, аларның барысы да бәйрәмгә килә алмаган. Үзенчәлекле балаларның әти-әниләре социаль челтәрләрдә моны үз транспортлары һәм гаиләдә тагын да балалар булгач вакыт юклыгы, сәламәтлек белән проблема килеп чыгуы белән аңлата.

– Балалар өчен бәйрәмнәр оештырылу һәм башка яңалыклар турындагы мәгълүматны һәркемгә җиткерү өчен «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Особенные детки Чишминского района» төркеме булдырылды (https://vk.com/club175872631?_smt=groups_list%3A1), – дип хәбәр итте район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Надежда Емец. – Шулай ук «Чишминская районная общественная организация БРО ВОИ» https://vk.com/club117421245 төркемендә яңалыклар бастырылачак.

Балаларны һәм аларның әти-әниләрен район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов һәм районның мәгариф идарәлеге начальнигы Сөләйман Ваһапов та котладылар.

Ә аннан соң балалар тылсым дөньясына чумдылар, әкият персонажлары алар белән уйнадылар, җырладылар һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөределәр. Өйләренә барысы да яхшы кәеф белән кайтып китте.
Читайте нас: