Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
15 гыйнвар 2019, 18:16

Туган як буенча виртуаль сәяхәт

Узган елда районның балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Родничок» һәм «Березка» балалар бакчаларының мәктәпкәчә хәзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр өчен туган як буенча виртуаль сәяхәт үткәрделәр.

Гүзәл Фәйзуллина


Ә бу эштә аларга «Туган ягым Башкортстан» дигән «тылсымлы» альбом ярдәм итте.

Республика символлары, башкорт халкының көнкүреше, алар яшәгән тирмәләр, милли киемнәр, уен кораллары һәм аш-сулары турындагы мәгълүмат тупланган сәхифәләр бер-бер артлы балалар алдында ачыла торды.

Альбомның соңгы бите Чишмә поселогындагы истәлекле һәм мәдәни урыннарга багышланды. Киләчәктә безнең поселокны нинди итеп күрергә теләр идегез, дигән сорауга балалар кайчан да булса, киләчәктә Чишмәдә метро, ай паркы, аквапарк, зоопарк, яңа кинотеатр һәм аттракционнар паркы булыр, дип хыял дөньясына чумдылар. Чара ахырында балалар башкорт халкының «Тирмә» уенын уйнадылар.
Читайте нас: