Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
12 гыйнвар 2019, 20:27

Җылы мохиттә могҗизалар көтеп...

Яңа ел алдыннан социаль приютта балалар өчен бәйрәм чарасы оештырылды.

– Ах, нинди чыршы! Чын чыршы! Әй, аның астында нинди генә бүләкләр юк! Әни, карале! – дип таң калып карап йөреде матур күлмәк кигән кечкенә бер кыз.

Социаль приют ишеге бер ачылып, бер ябылып кына торды. Бу көнне бирегә элек тәрбияләнгән балалар да әти-әниләре белән бергә килде, әкренләп чакырылган кунаклар да җыелды.

Һәр баланың диярлек әнисе яки әтисе, хәтта дәү әниләре дә аларның шатлыгын уртаклашу өчен килгән иде. Ә инде якыннары килә алмаган балалар өметләнеп әледән-әле коридор ягына күз ташладылар.

Башкорт дәүләт университеты студентлары балаларга яңа ел тамашасы күрсәтте, алар залны җанландырып җибәрделәр, сабыйлар бик теләп Буратино, Мальвина, Кар кызы белән биеделәр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөределәр.

Әлеге вакытта приютта ата-анасы каравыннан мәхрүм калган яки авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдән китерелгән 3–18 яшьләрдәге 19 бала үз язмышы хәл ителүен көтә. Бераз алга китеп шуны әйтик, ун бала бәйрәмнән соң гаиләсе янына каникулга кайтып китте.

– Без Иглин, Нуриман, Архангель, Благовар һәм Чишмә районнары приютларын үз канатыбыз астына алдык, газ кертүдә, нинди дә булса башка эшләрдә ярдәм күрсәтәбез. Ә бүген бүләккә микродулкынлы мич алып килдек, – диде «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыятенең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече Рәзилә Галләмова.

Балаларның барысы да маскарад костюмнар кигәннәр һәм Кыш бабайга сөйләп күрсәтү өчен шигырьләр әзерләгәннәр иде, ә ул аларга бик теләп бүләкләр таратты.

– Әни, әнием, минем шигырь сөйләгәнне ишеттеңме! – дип күбесе мактау сүзләре ишетү өчен әниләре янына йөгереп килде.

Ә шул арада махсус бүлмәгә иганәчеләрдән бүләкләр килә торды.

Республиканың балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге директоры Миләүшә Морзагалина балаларны бәйрәм белән котлады һәм күңел түрегездәге хыялларыгыз яңа елда тормышка ашсын иде, дип теләде.

БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айдар Якупов күпләр әйтергә теләгәнне җиткергәндер, мөгаен.

– Яңа ел алдыннан һәр бала үз өенә кайтсын, дип телим! Ә тәрбиячеләргә биредә җылы мохит булдырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә, – диде ул.

Биатлон буенча күп тапкыр дөнья чемпионы булган Максим Чудов та приютта тәрбияләнүчеләргә бәхет һәм сәламәтлек теләп бүләкләр алып килгән.

– Борчуларыгыз аз, шатлыкларыгыз күп булуын телим, – дип мөрәҗәгать итте балаларга Башкортстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Чишмә районы буенча ярдәмчесе Алена Кузьмина, – яңа елда хәтта өлкәннәр дә тылсым көтә, ә балалар өчен ул гомумән могҗизалар чоры, шуңа күрә биредәге балалар тормышында чын могҗиза булсын иде!

«Мәхәббәт белән» хәйрия фонды җитәкчесе һәм республика приютының попечительләр советы рәисе Светлана Исхакова кер юу өчен чаралар, колготкалар һәм көнкүрештә кирәкле әйберләр рәвешендә адреслы ярдәм алып килгән.

– Ә хәзер алтын дискотека булачак! – дип игълан итте приют директоры Эльвира Яковлева.

Өлкәннәр дә, балалар да җемелдәп торган ялтыравыклар очыртып дәртле көйгә биюгә төштеләр.
Читайте нас: