Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
11 гыйнвар 2019, 11:36

Чишмә май экстракцияләү заводы алдынгы хезмәткәрләрне хөрмәтләде

Яңа ел алдыннан Чишмә май экстракцияләү заводында хезмәтне саклау, сәнәгать һәм янгын хәвефсезлеге өлкәсендәге эшләргә йомгак ясалды.

Алдынгы бүлекчәләргә һәм эштә аерылып торган хезмәткәрләргә премияләр тапшыру белән тантаналы җыелыш үткәрү – заводта электән килгән күркәм гореф-гадәт, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән эшчеләрнең фотосурәтләре киләсе ел буена административ бинада эленеп торачак.

Аларның исем-шәрифләрен укып үтәр алдыннан генераль директор Айдар Якупов «Туган ягым» рәсемнәр бәйгесендә җиңүчеләргә акчалата премияләр һәм бүләкләр тапшырды.

– Безнең предприятие Чишмә сәнгать мәктәбе укучылары арасында әлеге бәйгене өченче тапкыр үткәрә, – диде Айдар Вәгыйзь улы. – Административ бинаның һәр катында – яшь талантлар картиналары. Яшь рәссамнарга ярдәм итеп торабыз: дипломнар, грамоталар һәм акчалата премияләр тапшырабыз. Аларның җылылык бөркелеп торган һәрбер картинасы безгә кадерле. Әйткәндәй, сурәтләрнең бер өлеше баш предприятие – Копейск шәһәрендәге «Сигма» җәмгыяте бинасын да бизәп торачак.

Бәйгедә балаларның укытучылары Эльвира Хәбибуллина җитәкчелегендә әзерләгән 25 эше тәкъдим ителде. Призерларның барысы да тантаналы җыелышка чакырылды. Камилә Гусамовага беренче, Полина Лебединцевага икенче урын бирелде, өченче урынны Елена Казанцева белән Регина Богданова бүлештеләр. Алар А. Якупов кулыннан бүләкләр алдылар, ул калган бәйгедә катнашучыларга да премияләр һәм грамоталар тапшырды. Балаларны озаткач заводта эшләүчеләрне бүләкләү башланды. Хезмәтне саклау һәм сәнәгать хәвефсезлеге бүлеге начальнигы Әнвәр Зәйнуллин аңлатуынча, хезмәткәрләрнең эше сыйфатка, җитешсезлекләрне үзвакытында бетерүгә, башкарылган эш күләменә, производство контроленә, документларга, шулай ук һәр хезмәткәргә исәпләнгән эш көннәре күләменә карап бәяләнде. Барлык күрсәткечләрне исәпкә алып, урыннар түбәндәгечә билгеләнде: төп бүлекчәләр арасында – экстракцияләү цехына (цех начальнигы Рамил Нурлыгаянов), ярдәмче бүлекчәләр арасында ремонт участогына (участок начальнигы Филүс Гаймалов) алдынгы урыннар бирелде. Бүлекчә начальникларына җиңү яулау хөрмәтенә күчмә вымпеллар тапшырылды.

– Вымпел алу – зур хөрмәт һәм җаваплылык. Киләсе елда да аңа лаек булырга тырышырбыз, – дип билгеләде алар.

Эштә уңышларга ирешкәннәре өчен бу көнне 15 хезмәткәргә акчалата премия бирелде.


Әйткәндәй

Әлеге вакытта Чишмә май экстракцияләү заводында 575 кеше эшли, киләчәктә хезмәткәрләрнең артуы көтелә. Эш шунда ки, предприятие ике елда якынча 2 млрд сум инвестиция алырга планлаштыра: Шөнгәккүл чимал базасында тугыз яңа силос, шулай ук фасовка һәм рафинация цехлары төзеләчәк. А. Якупов сүзләренә караганда, 2018 елның сентябрендә предприятиедә, акча очсызлануын исәпкә алып, хезмәт хакы индексацияләнгән, октябрьдә Авыл хуҗалыгы көненә премия бирелгән, ә 1 ноябрьдән заводта эш хакы 15%ка күтәрелгән.
Читайте нас: