Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
11 гыйнвар 2019, 16:25

Бәрәкәтле тормыш һәм сабырлык белән

Раштуада Чишмә гыйбадәтханәсенә православие динен тотучылар җыелды.

7нче гыйнварга каршы төндә православие чиркәвендә гыйбадәт кылып, тантаналы рәвештә иң шатлыклы христиан бәйрәмнәренең берсен – Гайсә пәйгамбәрнең туган көнен каршыладылар.

Православие динен тотучылар Гайсә пәйгамбәрнең туган көнен бергә билгеләп үтү өчен Чишмә поселогының Успение гыйбадәтханәсенә тоташ агым булып килә тордылар. Танышлар кочаклашып күрештеләр, бер-берсенә игелек, бәрәкәтле тормыш һәм сабырлык теләделәр.

Әти-әниләре белән килгән сабыйлардан башлап үсмерләргә кадәр төрле яшьтәге балалар бик күп иде. Берәүләр өйрәнгән догаларын кабатлый, икенчеләре кызыксынып тирә-юньне күзәтә – аларның беренче тапкыр гына килүе күренеп тора.

– Софья, шәмне ипләбрәк тот әле, – ди әтиләре Айбәк игезәк кызларның берсенә.

– Тумышыбыз белән без Төмәннән, – дип сөйләде Софья белән Аринаның әнисе Алена Долоталиева. – Анда өйләнештек, ирем милләте буенча кыргыз, туйдан соң ул православие динен кабул итте. Без хәрбиләр гаиләсеннән, өч ел элек Алкин авылындагы хәрби частька килеп урнаштык, бәйрәмнәрдә гаиләбез белән андагы гыйбадәтханәгә йөрдек. Бер ел элек Чишмәгә күчендек. Кызларыбызны дингә, шәфкатьлелеккә, сабыр булырга өйрәтәбез. Бик теләп якшәмбе мәктәбендә укыйлар. Хәзер балаларга тугыз яшь, алар кечкенәдән гыйбадәт кылырга йөриләр.

Тәүраттан алынган сурәтләр белән бизәлгән түшәмнәр, иконалар эленгән диварлар һәм бик күп шәмнәр, Марина анакай җитәкчелегендә чиркәү хоры җыры – боларның барысы да бирегә килүчеләр күңелендә тантаналы хисләр уятты. Чиркәү башлыгы Владимир атакай (Жданов) кичке гыйбадәт һәм дини литургия үткәрде. Дога сүзләре чиркәүгә килгән кайберәүләрнең күңел түренә үтеп керде, хәтта күзләрендә яшь бөртекләре күренде.

Исегезгә төшерәбез, электән килгән гадәт буенча Сочельник Раштуа алдыннан, 6 гыйнварда башлана. Аны кич бәйрәм итәләр, һәм ул һавада беренче йолдыз калку белән тәмамланган постның (ризыктан тыелып торуның) соңгы көне булып тора. Ә Раштуадан башлап 17нче гыйнварга кадәр Святки дәвам итә.

Евангелиедә тасвирланган вакыйгалар буенча, нәкъ 7 гыйнварда Мәрьям ана белән Йосыфның ир баласы туган, аңа Гайсә дип исем биргәннәр. Шул мизгелдә күктә йолдыз балкыган, ул башка йолдызларга караганда яктырак януы белән аерылып торган, аны Вифлеем йолдызы дип атаганнар.
Читайте нас: