Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
10 гыйнвар 2019, 17:57

Әти белән җилдереп тау шуабыз

Көтеп алган кышкы каникуллар дәвам итә, балалар дәресләр турында онытып, туйганчы уйнау өчен шугалакларга һәм тауга баралар.

Район Мәдәният сарае янындагы төп чыршы янында халык һәрвакыт күп була: әти-әниләр балаларын, картәти-картәниләр оныкларын бирегә тау шуарга алып киләләр. Зуррак балалар үзләре, ә кечерәкләре кайгыртучан әтиләре белән бергә шуа. Артур Дәүләтов тауга уллары – өч яшьлек Тимур һәм биш яшьлек Артем белән килгән. Тимурны ул тез өстенә утыртып төшә, ә Артем үзе дә булдыра.

– Әти белән бирегә еш киләбез, саф һавада йөрибез, кар бабай әвәлибез, – диде Артем.

Чыршы янында әниләр дә бар, алар сабыйлары шуганын карап тора. Бирегә гаилә белән килүчеләр дә күп, балалар уйнаган арада өлкәннәр бер-берсе белән сөйләшеп торалар, балаларының башлыкларын һәм бияләйләрен төзәткәләп куялар – авыра күрмәсеннәр дип борчылалар.

– Хәзер, бер-ике тапкыр гына шуып төшәбез дә, җылынырга өйгә кайтып китәбез, – дип ашыга алар.

Ә менә Фиргать Әсәдуллин оныклары Данил һәм Дарина белән килгән, үзе белән кайнар чәй салынган термос та алган һәм өшеп торучыларны тәмле чәй белән сыйлый.

– Мәтрүшкә, бөтнек, лимон салдым, витаминлы чәй, – дип елмая ул.

Бирегә күпләр саф һава суларга, гирляндада балкыган утларга, купшы чыршыга һәм боздан ясалган төрле сыннарга карап соклану өчен килә. Район гәзите хәбәрчесе шундый парларның берсе янына барып сүз кушкан иде, ир сорауга немец телендә җавап бирде. Ачыклануынча, тумышы белән Чишмәдән булган Лариса Кашичкина тормыш иптәше Хольгер Фромбойт белән Рәсәйгә бәйрәмгә кайткан.

– 15 ел Германиядә яшим, ирем белән ел саен яңа елда Чишмәгә кайтабыз һәм һәрвакыт чыршы янына киләбез, – диде Лариса.

Быел кар аз яуды, шуңа күрә тауны кардан түгел, ә агачтан ясап куйганнар. Балаларның шатлыгының иге-чиге юк.
Читайте нас: