Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
10 гыйнвар 2019, 19:04

Рәсәй гражданнары һәм волонтерлар сафы тулыланды

Узган ел ахырында Тарих-крайны өйрәнү музеенда 14 яшькә җиткән укучыларга тантаналы шартларда Рәсәй Федерациясе гражданнары паспортлары тапшырылды.

– Бүген кызым өчен генә түгел, шулай ук минем өчен дә дулкынландыргыч көн, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Новотроицкий авылыннан Динара Хаматдинованың әнисе Раушания Салават кызы, – чөнки бу өлкәннәр тормышына тагын бер баскыч. Кызыбыз әле яңа гына дөньяга килгән кебек иде, менә паспорт алыр көн дә җитте. Шушы көннән башлап ул Рәсәй Федерациясенең тулы хокуклы гражданины, бу аның тәүге рәсми документы. Гамәлләр өчен җаваплылык та уртак булачак.

– Бүген авыл биләмәләреннән килгән, 200ң елның октябрь башларыннан 3 декабрьгә кадәр туган 11 бала паспорт алды, – дип сөйләде районның «Ышаныч» яшьләр үзәге социаль педагогы Гөлсинә Тимербулатова. – Бу тантананы елына 2–3 тапкыр үткәрәбез, киләсе чараны мартка планлаштырабыз, анда 2005 елның гыйнварыннан мартына кадәр туган балалар булачак. Мондый чараны, Республика яисә Конституция көннәре булсынмы, тематик бәйрәмгә туры китереп үткәрергә тырышабыз.

Паспортлар тапшырылганнан соң балаларга Чишмә районының миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы, полиция капитаны Алмаз Карачурин мөрәҗәгать итте: ул аларны бөек Рәсәй гражданины исемен алулары белән котлады, өлкән буынга лаеклы алмаш булырга чакырды.

Бу көнне тагын бер мөһим вакыйга булды – Горный авылыннан җиде укучы волонтер кенәгәсе алу өчен килде.

– Һәр авыл биләмәсендә волонтерлар оешмасы бар. Менә бүген дә Горный мәктәбенең җиде укучысы волонтерлар кенәгәсе алачак, анда алар катнашкан барлык чаралар турында язып барылачак, – диде районның «Ышаныч» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Галина.

Әйткәндәй, бу кенәгәләр күп кенә мәгариф учреждениеләренә укырга кергәндә исәпкә алына. Горный авылында әлеге хәрәкәт җитәкчесе Сәодәт Мөфтәхова бу эшчәнлек белән күңел кушуы буенча шөгыльләнә.

Чара музей буенча экскурсия һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Балалар музейдан кулларына тәүге документларын – РФ гражданины паспортын тотып, канатланып, шатланып кайтып киттеләр.
Читайте нас: