Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
9 гыйнвар 2019, 19:53

Субтитр белән телетапшырулар

Рәсәй телевидениесе һәм радиотапшырулар челтәре (РТРС) һәркем карый алган мотлак телеканалларны субтитрлар белән тәэмин итә.

Бу телевидениенең эфир каналларын хәзер үзең теләгәнчә субтитр белән тулыландыра алу дигән сүз.

Мондый функция начар ишетүче кешеләргә башка телевизор караучылар кебек үк мәгълүмат алырга ярдәм итә.

Субтитрлар Мәскәү студиясе телеканалында языла һәм эфирга чыгарыла. Аларны үз телевизорыңда кабызу өчен пультта телетекст өчен җавап бирүче төймәгә басарга кирәк. Субтитрлар «Первый канал», «Россия 1», «НТВ» һәм «Россия К», «ТВ Центр», «Карусель», «Спас», «Матч ТВ» һәм «Пятый канал»да була.

Рәсәйдә начар ишетүче 13 миллион кеше, шул исәптән 1 миллионнан артык бала бар. 2020 елдан закон проекты үз көченә керә, аңа ярашлы телевидениедә субтитр белән тапшырулар өлеше кимендә 5 процент тәшкил итәргә тиеш. Бу пункт телеканаллар өчен лицензия таләпләре исемлегенә кертеләчәк. Таләп яңалыклар чыгарылышларына, кинофильмнарга, телесериалларга һәм күңел ачу тапшыруларына кагыла. Закон проекты «Кулай мохит» дәүләт программасын тормышка ашыру барышында эшләнгән һәм ишетмәүче инвалидлар өчен киңкүләм мәгълүмат чаралары контентын арттыруга юнәлдерелгән.

«Рәсәй Федерациясендә инвалидларны социаль яклау» Федераль законга һәм «Инвалидлар өчен тигез мөмкинлекләр тәэмин итүнең стандарт кагыйдәләре»нә ярашлы, Рәсәйдә яшәүче һәркем мәгълүмат алуга хокуклы. РТРС цифрлы эфир телевидениесе гражданнарны субтитрдан файдалану мөмкинлеге булган заманча телевидение сигналы белән тәэмин итеп, әлеге хокукны гамәлгә ашыра. Цифрлы телеканалларны караган өчен түләргә кирәкми.

Субтитрны декодер кулланып укырга мөмкин, моның өчен «DVB-T2» стандарты булган телевизор кирәк. Әлеге стандарт 2013 елдан соң чыгарылган бөтен телевизорларда бар. Яңа телевизорга кабель ярдәмендә дециметрлы (яисә барлык дулкыннарны тотучы) антенна тоташтыру һәм каналларны көйләү өчен менюга басу да җитә. 2013 елга кадәр чыгарылган һәм «DVB-T2» стандарт булмаган телевизорлар өчен антеннадан тыш шул ук стандарттагы цифрлы приставка кирәк булачак, бу очракта антенна – приставкага, ә приставка телевизорга тоташтырыла.

Бу турыда тулырак мәгълүматны СМОТРИЦИФРУ.РФ сайтында яисә тәүлек әйләнәсенә эшләүче 8 (800) 220-20-02 телефоны буенча шалтыратып белергә мөмкин. Рәсәй буенча шалтырату бушлай.



















Читайте нас: