Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
9 гыйнвар 2019, 11:43

Китапханәдә конференция

Узган ел ахырында Чишмә район китапханәсендә фәнни-гамәли конференция булып үтте.

Сәлимә Байбурина


Узган ел ахырында Чишмә район китапханәсендә татар әдәбиятын сөючеләр арасында «Әдәбият аша дөнья» дип аталган фәнни-гамәли конференция булып үтте.

Конференциядә Чишмә районы хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәһим Хөсәенов, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методика берләшмәсе җитәкчесе Расиха Уразмәтова, район китапханәсе директоры Илүзә Гыйбадуллина чыгыш ясадылар.

Филология фәннәре кандидаты, М. Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Альбина Хәлиуллина кызыклы доклад укып ишеттерде, анда ул хәзерге заман татар әдәбияты, казанышлар һәм проблемалар турында сөйләде, шулай ук укучыларны хәзерге заман язучылары исемнәре белән таныштырды.

Конференциядә, аерым алганда, татар әдәбиятының укылуы, җәмгыятьтә аңа ихтыяҗ булуы һәм аның китап укучыларны тәрбияләве һәм белем дәрәҗәсен арттыруы турында сүз барды. Әмма шул ук вакытта китапханәләр тиешле күләмдә милли әдәбият белән тәэмин ителә алмый.
Читайте нас: