Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
6 гыйнвар 2019, 17:49

Авыл укучыларына – җылы бәдрәфләр

Республиканың кайбер уку йортларында урта гасыр халәте хөкем сөрә: балалар да, укытучылар да бәдрәфкә бару өчен урамга чыгарга мәҗбүр.

Әлеге проблема шәһәрләргә кагылмаса да, авыл җирлегендә сирәк күренеш түгел. Безнең республикада 2019 елның 1 сентябренә барлык авыл мәктәпләрендә җылы бәдрәфләр булырга тиеш.

Чишмә районында да бу мәсьәлә буенча эшләр алып барыла.

– Ун җылы бәдрәфнең өчесе декабрь башында әзер булды, – дип билгеләде район мәгариф идарәлеге начальнигы Сөләйман Ваһапов.

– Бу Бәкәй авылының Абдулла Гыйззәтуллин исемендәге мәктәбе, 5нче мәктәпнең ике филиалы (Новотроицкида һәм Сәйранда). Күптән түгел төзүчеләр Дурас, Караякуп, Калмаш, Дмитриевка, Сафар һәм Игнатовка авыллары мәктәпләрендә дә алты бәдрәф ясап куйдылар.

Җылы санузелларның барысы да мәктәп бинасында урнашкан, туры килердәй бүлмә сайланган һәм барлык кирәк-яраклар: унитазлар, раковиналар сатып алынган. Электр суҗылыткычлар, малайлар һәм кызлар өчен аерым кабинкалар куелган. Канализация торбалары салынган, шамбо ясалган, су үткәрелгән һәм вентиляция көйләнгән.

– Мәктәпләрдә санузеллар куюга акча урындагы бюджеттан бүленә, – дип хәбәр итте Сөләйман Сәях улы. – Ә менә Иске Муса мәктәбендә бу эшләрне киләсе елның язына кадәр калдырып торырга туры килде. Безнең гариза буенча Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы әлеге мәктәптә бәдрәф куюга 500 мең сум акча бүләчәк.
Читайте нас: