Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
4 гыйнвар 2019, 19:04

Зур өй турындагы хыяллар белән

«Алкин» шифаханәсе авылында яшәүче Леоновларның зур гаиләсе.

Яңа елны гадәттә гаилә белән бергә каршылыйлар. «Алкин» шифаханәсе авылында яшәүче Леоновларның зур гаиләсендә дә бу гореф-гадәт саклана.

Инна Михайловна белән Владимир Викторович Диана, Эвелина, Лилия, Никита, Арсений, Магдалина һәм Леонард исемле балалар тәрбиялиләр.

Иң өлкәне – Дианага 13 яшь, ә иң кечкенәсе – Леонард ике айлык. Күптән түгел Инна Михайловна республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кулыннан мактаулы бүләк – «Ана даны» медале алды.

– Кечкенәдән ишле гаилә турында хыялландым, ирем дә шулай уйлаган, – диде хатын. – Володя белән Курганда таныштык, шунда өйләнештек, кызыбыз Диана да анда туды. Ә 2007 елда Башкортстанга күченеп кайттык, ирем бу якныкы – Дәүләкән шәһәрендә туып үскән.

Зур гаиләдә балалар өчен исемнәрне әниләре сайлый һәм әтиләре белән киңәшләшә. Мәсәлән, Инна Михайловна иң бәләкәй улларына Марк дип исем кушарга теләгән, әмма күп балалы әтигә бу исем ошамаган, шуңа күрә Леонард исемен сайлаганнар (борынгы герман теленнән тәрҗемәсе – көчле арыслан, ред. искәрмәсе).

31 гыйнварда Леоновлар бергә яши башлауларының 15 еллыгын билгеләячәк, ә аларның мәхәббәте елдан-ел ныгый гына бара. Владимир хатынына яратып «кояшым», дип эндәшә.

Балалары әти-әнисенә бар нәрсәдә ярдәмләшә: өлкәнрәкләре кечкенәләрне карый, бәләкәчләр дә өй җыештырырга яисә савытларны савыт-саба юу машинасына салырга ярдәм итәргә әзер. Әниләре һәркемнең яраткан ризыгын белә: биш яшьлек Арсений борщ, алты яшьлек Никита – кукуруз боткасы, ә сигез яшьлек Лилия төйгән бәрәңге ярата, барлык балалар да әниләре ясаган винегретны яратып ашый. Ә 11 яшьлек Эвелина әнисенә ризык әзерләргә, пироглар, күмәчләр пешерергә ярдәм итә.

Леоновлар Башкортстанга күченеп килү белән «Алкин» шифаханәсе авылыннан иске йорт сатып алганнар, ремонт ясаганнар, ана капиталы акчасына янкорма төзи башлаганнар, тик акча җитмәү сәбәпле, әлегә аны төзеп бетерә алмыйлар.

– Торак шартларын яхшыртуга чиратта торабыз, республика буенча әлеге вакытта исемлектә якынча 1260нчы урындабыз, – ди алар. – Без менә шушы бәләкәй генә йортта яшибез, бик теләсәк тә, яңа елга чыршы куярга да урын юк.

Ә яңа ел төнендә алар гаиләләре белән Уфага гыйбадәт йортына җыелышка баралар һәм иртәнгә кадәр шунда булалар.

– Каникулларда шәһәргә кинога һәм тау шуарга алып барачакбыз, – дип вәгъдә итә әти-әниләре. – Балалар ял итсен өчен шәһәргә ешрак барырга тырышабыз. Авылда барыр җир юк.

Машинага барысы да сыймый, шуңа күрә балалар шәһәргә чиратлап бара.

– Шәһәргә баручыны болай ачыклыйбыз: берәм-берәм шырпы тартып чыгарабыз, кемгә кыскасы эләгә, шул өйдә кала һәм бала караша, – диде Эвелина.

Алар әти-әниләрен укуда уңышлары белән куандыралар, өйдә ярдәм итәргә тырышалар, ә инде бәхетле ата-ана балалары өчен барысын да эшләргә әзер.
Читайте нас: