Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
4 гыйнвар 2019, 14:18

Медицина сакчыл булырга тиеш

Камил Яппаров белән әңгәмә.

Дөньяга килгәннән башлап аңа мөрәҗәгать итмәгән бер генә кеше дә юк. Бүген без Чишмә район дәваханәсендәге көнүзәк мәсьәләләр турында аның баш табибы Камил Яппаров белән әңгәмә корырга булдык.

– Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров БР Дәүләт җыелышы – Корылтайга Юлламасында төбәктә медицина кадрлары җитмәү мәсьәләсенә кагылды, моны кискен проблема дип атады. Ә Чишмә районында эшләр ничек тора?

– Әлеге вакытта район дәваханәсендә 700гә якын хезмәткәр, шул исәптән югары квалификацияле 125 табиб, 330 медицина хезмәткәре һәм 200 башка төрле хезмәтләрдә – шоферлар, хуҗалык бүлегендә эшләүчеләр бар. Тулаем алганда дәваханәдә кадрлар белән тәэмин ителеш 94% тәшкил итә һәм тагын 14 белгеч җитми! Барыннан элек биш терапевт – Алкин авылы табиблык амбулаториясенә ике, Иске Мусага бер һәм район поликлиникасына тагын ике белгеч таләп ителә. Ни өчен әлеге профиль белгечләр җитми соң? Чөнки бу бик җаваплы һәм авыр эш: участок табибларына таләпләр зур, диспансерлаштыру, авыруларны кабул итү, участокта эш алып бару да алар иңенә төшә. Мондый йөкләнешне барысы да күтәрә алмый. Табиб-психиатрлар өчен өч эш урыны бар, отоларинголог, хирург, фтизиатр, кичекмәстән ярдәм күрсәтүче педиатр, шулай ук урта звено белгечләре – өч фельдшер – ФАП мөдире һәм өч ашыгыч ярдәм фельдшеры кирәк.

– Чишмә районыннан студент-табиблар медицина университетын тәмамлаганнан соң эшкә кайтамы? Моның өчен нинди шартлар булдырыла?

– Әлеге вакытта Башкорт дәүләт медицина университетында Чишмә районыннан 91 студент белем ала. Бу уку елында университетны 14 студентыбыз тәмамлый, икесе – максатлы юллама буенча укыды, безгә эшкә кайтырга тиешләр. Шушы көннәрдә алар белән очрашып сөйләштек, анда берничә факультет (стоматология, педиатрия, дәвалау эше) деканнары да катнашты. Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов эшкә кайткан яшь белгечләргә социаль торак бирүдән тыш, башка төрле ташламалар, шул исәптән яшь белгечләрнең сабыйларын балалар бакчасына чиратсыз урнаштыру, йорт төзү өчен җир участогы алу мөмкинлеге һ. б. вәгъдә итте. Күптән түгел киләчәктә белгечлек алып чыгачак дүрт студент белән сөйләштек. Алар күтәрелеп китү өчен зур гына күләмдә акча түләү шарты белән, шулай ук күп еллар эшләгән, квалификацияле һәм дәрәҗәле табиблар белән беррәттән хезмәт хакы түләнсә, безнең районда эшкә урнашырга риза. Ә сәламәтлек саклау системасында кичәге студентлар өчен болай да беренче елны ук яхшы акча түләнә һәм хезмәт хакы да 35 мең сумга җитә, артып та китә.

Бу җәһәттән шуны әйтәсем килә: баштан ук күпне таләп итеп яхшы белгеч булып булмый. Барысын да акча белән исәпләргә ярамый. Гомумән алганда, пациентның чирен ачыклап, анализлар бирдереп, диагноз куеп һәм дәвалау билгеләп аякка бастырган тәүге звенода, район дәваханәсендә эш башлаганда гына табибның югары дәрәҗәле белгеч булуы билгеле. Район дәваханәсе – ул тормыш мәктәбе һәм яшь табиб өчен зур тәҗрибә. Зур шәһәрләрдә башкача: пациент әзер анализлар белән, диагноз куелган килеш килә, аларга дәвалау билгелисе генә кала. Без студентлар белән генә түгел, ә югары сыйныф укучылары белән дә эш алып барабыз. Шушы көннәрдә, мәсәлән, гимназия, Алкин-2 авылы мәктәпләренең 9–11нче сыйныф укучылары белән очрашу булды.

– Медицина белгечләрен авыл җирлегенә җәлеп итү өчен программалар бар. Алар никадәр нәтиҗәле?

– Әйе, «Земство докторы» һәм «Земство фельдшеры» программалары гамәлдә. Безнең районда 40 белгеч «Земство докторы» программасы буенча эшли, аларның барысы да Башкортстанның төрле районнарыннан килгән һәм биш ел үткәч эшләүне дәвам итәргәме яисә китәргәме икәнен үзләре хәл итә. Әлеге программада катнашучы һәркем бер миллион сум күләмендә акча ала. Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, киләсе елда «Земство докторы» программасының расланган суммасына тагын 50 миллион сум өстәләчәк. Нәтиҗәдә безнең сафта эшләргә теләүчеләр саны артыр, дип өметләнәбез. Бездә «Земство фельдшеры» программасы буенча 4 белгеч эшли, аларның һәркайсына 500 мең сум күләмендә акча түләнә.

– Ерактагы авылларда яшәүчеләр квалификацияле медицина ярдәме аламы? Чишмә районында фельдшер-акушерлык пунктлары белән хәлләр ничек тора?

– Чишмә районында 3 фельдшер-акушерлык пункты кадрлар белән тәэмин ителмәгән, чөнки аларда эшләгән фельдшерлар лаеклы ялга китте. Бу ФАПлар табиблык амбулаторияләре эш-ләгән территориягә керә, шуңа күрә авылларның күбесендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелә яисә халыкны күрше авыл фельдшеры хезмәтләндерә. Бу һәм башка авылларга ай саен график буенча табиблар бара һәм авыруларны шунда кабул итә.

– Киләчәккә планнар нинди, яңа елда һәм арытаба елларда Чишмә районы дәваханәсе эшендә үзгәрешләр көтеләме?

– Беренчедән, «сакчыл регистратура» һәм «сакчыл поликлиника» системасын кертергә җыенабыз. «Сакчыл поликлиника» төшенчәсе пациентларның поликлиникада булу вакытын кыскартуга кайтып кала. Мәсәлән, диспансерлаштыруны әлеге вакыттагы кебек ике-өч көнгә сузмыйча, ике-өч сәгатьтә үтү өчен. Пациент берничә сәгать чиратта тормасын, ә билгеләнгән вакытта табибка керсен өчен язылу буенча кабул итүне төгәл итеп оештырасы иде. Әмма биредә күп нәрсә кешеләрнең үзенә бәйле. Еш кына табибка язылмыйча, чиратсыз керергә тырышалар. Планнарда шулай ук пациентлар агымын бүлү каралган: бер агымны табиб кабул итә, икенчесенә ашыгыч ярдәм күрсәтелә, өченчесе диспансерлаштыруга килүчеләр өчен булачак. Икенчедән, ашыгыч медицина ярдәме автопаркын яңарту мөһим. Шушы көннәрдә ике ашыгыч ярдәм машинасы кайтарылды, озакламый тагын икәү булачак. Һәм бу бик вакытлы, чөнки әлеге ашыгыч ярдәм машиналары 2006–2007 елларда дәүләт сәламәтлекне саклау проекты буенча кайтарылган иде һәм алар икеләтә срок эшләде. Өченчедән, компьютер томограф урнаштырырга уйлыйбыз. Әлбәттә, бу тиз генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел, әлегә мондый җиһаз бер район дәваханәсендә дә юк. Томограф күп кенә пациентларның диагнозын ачыклауда һәм дөрес дәвалауда ярдәм итәр иде. Шуны билгелик, балалар поликлиникасына яңа УЗИ аппараты кайтарылды, хәзер балаларга УЗИда тикшеренү өчен өлкәннәр белән бер чиратта торырга туры килмәячәк.

– Чишмәлеләр, барыннан да ешрак, нинди чирләр белән авырый?

– Әлеге вакытта Чишмә районында беренче урында кан әйләнеше системасы авырулары – бу инсульт һәм инфаркт, үткән елда 183 инсульт очрагы теркәлде (ул ешрак була). Икенче урында әкренләп хәзерге заман афәтенә әйләнеп баручы онкология тора, аның белән чирләүчеләр саны арта. Бу җәһәттән шуны билгелим: компьютер томограф инсультлар һәм онкология авыруын иртә ачыкларга ярдәм итәр иде. Өченче урында – тышкы сәбәпләр (юл фаҗигаләрендә имгәнүләр, үз-үзенә кул салу, үтерү, суга бату, ялган алкоголь белән агулану һ. б.).

Шуңа күрә һәркемгә сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, үзегезне саклагыз, тәмәке тарту, эчкечелек, чиктән тыш күп ашау кебек начар гадәтләрне ташлагыз, дип телисем килә. Бәхет һәм гармониянең байлыкка түгел, ә күп вакыт үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә бәйле булуын онытмагыз.

– Сезгә дә, Камил Самат улы, яңа елда сәламәтлек һәм җиңел булмаган эшегездә уңышлар телибез!
Читайте нас: