Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
4 гыйнвар 2019, 19:22

Балалар өчен яңа ел чыршысы

Укуда, спортта, сәнгатьтә аерылып торган укучылар тамашага чакырылды.

Шушы көннәрдә район Мәдәният сараенда Чишмә районы хакимияте башлыгының чыршы бәйрәме үтте.

– Ә син Кыш бабайга ышанасыңмы?

– Ышанам, әлбәттә, мин аңа хат та яздым инде...

Бик матур, купшы күлмәкләр кигән ике кечкенә кыз шулай сөйләшә-сөйләшә баскычтан бәйрәм үтәчәк залга күтәрелде.

Иртән бирегә район авылларыннан уку алдынгылары, спорт ярышларында, олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм призерларны, ә төштән соң поселоктан, Алкин авылыннан, сәнгать мәктәбеннән, Пионерлар һәм укучылар йортыннан килгән укучыларны район Мәдәният сарае хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән әкияти яңа ел тамашасы көтте.

– Бу чарага икенче тапкыр килдем. Башкорт телендәге «Республикам турында җырлыйм» бәйгесендә беренче урын һәм рус теленнән район олимпиадасында икенче урын алдым. Шуңа күрә бу бәйрәмгә килергә лаеклымын дип уйлыйм, – диде Ар авылыннан килгән 10 яшьлек Сафинна Сафина.

– Өстәвенә, минем кызым гел бишлегә генә укый, – диде аның әнисе горурланып.

Тын гына көй агыла, уртада төрле төстәге утлар белән балкып чыршы утыра. Кызлар чәчләрен, күлмәкләрен матурлап, төзәткәләп куя, ә малайлар бер урынга җыелып нәрсәдер турында сөйләшә.

– Ә мин биредә беренче тапкыр һәм миңа барысы да кызыклы, – дип тәэссоратлары белән

уртаклашты Чишмә авылының 2нче мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Марат Чинаев. – Бирегә спорт белән актив шөгыльләнүем сәбәпле килдем. Баскетбол, волейбол, лапта уеннарында җиңү яулаган һәм призлы урыннар өчен алган медальләрем күп.

Чыршы бәйрәменә җыелган балаларны котлау өчен район мәгариф идарәлеге начальнигы Сөләйман Ваһапов килде, ул быел районда 200 балага хакимият башлыгы исеменнән яңа ел бүләкләре бирелүен, аларның 75е авыл балалары, калган 125е поселокныкылар булуын билгеләп үтте.

– Укуда, спортта, сәнгатьтә уңышларга иреш-кән сәләтле һәм актив балалар өчен ел саен хакимият башлыгы чыршысы оештырыла. Мондый чаралар укучыларның уңышлары район өчен мөһим булуын күрсәтү һәм аларны яңадан-яңа үрләр яуларга дәртсендерү өчен кирәк, – дип ассызыклады Сөләйман Сәях улы.

Балаларның таң калып караган күзләреннән, әкият персонажлары белән бергә актив биюләре, җырлауларыннан аларга «Яңа ел урманындагы маҗаралар» тамашасы ошавын аңларга була иде.

Гәлфия Мәхмүтова оныгы Зилия Карачурина белән Шөнгәккүлдән килгән.

– Без бу чарага бишенче тапкыр килдек, һәрвакыт матур тамаша күрсәтәләр, программасы бай эчтәлекле була. Оныгым беренче сыйныфтан бирле бишлегә генә укый, хәзер ул 5нчедә укый, һәрвакыт олимпиадаларда катнаша, рус теле һәм математика буенча еш кына призлы урыннар ала. Ул шулай ук Чишмә поселогына бию һәм бәйләү түгәрәгенә дә йөри, – диде Гәлфия Хәмит кызы.

Яңа ел тамашасы геройлары белән бергә фотога төшәргә теләүчеләр күп булды, әкият тәмам-ланганнан соң балалар һәм ата-аналар аларны бик озак җибәрергә теләмәделәр. Биредә балаларга район хакимияте башлыгы исеменнән яңа ел бүләкләре дә таратылды.
Читайте нас: