Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
30 декабрь 2018, 14:39

Яңа ел килә!

Сәгатьләр дә Яңа 2019 елны каршылау өчен вакытны ашыктыра.

Келт-келт, келт-келт... Стена сәгатьләре, будильниклар, хәтта смартфоннардагы тавышсыз электрон сәгатьләр дә Яңа 2019 елны каршылау өчен вакытны ашыктыра. Күз ачып йомарга да өлгермәдек, ә сары кабан сары этне лаеклы ялга озатырга ашыга. Узып баручы ел безгә бик күп тәэссоратлар алып килде, бер сүз белән әйткәндә, аларның төрлесе булды... Онытырга теләгәннәрен искә алып та тормыйк әле. Әйдәгез яңа елга үзебез белән иң якты хыялларыбызны һәм иң изге ниятләрне генә алыйк. Һәм тагын да: могҗизага ышаныйк! Бәлки узган яңа ел төнендә сәгатьләр сукканда күңел түрендә булган хыялыгыз әлегә тормышка ашмый калгандыр. Тик бу бит әлегә генә... Могҗизага ышаныгыз, күңелегез ихлас булсын – һәм яңа ел төне көткән хыялларыгызны гамәлгә ашырырга ярдәм итәр! Кадерле гәзит укучыларыбыз! Яңа ел төне сезгә ышаныч, мәхәббәт һәм өмет алып килсен. Һәм аларның һәрберсе өегезне шатлык-куанычка тутырсын. Яңа ел белән сезне!
Читайте нас: