Кышкы каникулларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрик
Укучыларның яңа ел каникуллары 30 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр дәвам итә. Өлкәннәрне һәм балаларны көн саен спорт һәм мәдәни чаралар көтә.
- 31 декабрьдә төнге сәгать 1дән 2гә кадәр район Мәдәният сарае янындагы төп чыршы янында кунакларны театрлаштырылган тамаша белән Кыш бабай һәм Карсылу күтә. 13 гыйнварда биредә төнге 11дә – иске Яңа елны каршы алу чарасы.
- 3 гыйнварда район Мәдәният сараенда сәгать 11дә һәм 4тә «Яңа ел урманындагы маҗаралар» дип аталган театрлаштырылган тамаша булачак. 3 гыйнварда сәгать көндезге 2дә район һәм авыл Мәдәният йортлары хезмәткәрләре балалары өчен шул ук тамаша кабатлап күрсәтелә.
- 31 декабрьдә район китапханәсендә укучыларны дөньяның төрле илләрендә Яңа елны бәйрәм итү турында «Яңа ел традицияләре» чарасы көтә. Ә сәгать 3тә балалар китапханәсендә «Кыш табышмаклары» викторинасы үтәчәк.
- 2 һәм 11 гыйнварда сәгать 4тә Горный китапханәсендә укучыларны «Яңа ел спартакиадасы» спорт-уен программасы көтә.
- 4 гыйнварда районның Тарих-крайны өйрәнү музеенда сәгать 12дә балаларга «Йорт иясе Кузя маҗаралары» тәкъдим ителә.
- 5 гыйнварда район китапханәсендә күн дәвамында «Кар бөртегеннән яңа ел көлдергечләре» викторинасы үтәчәк. Ә балалар китапханәсендә сәгать 3тә «Яңа ел мультфейерверкы» була.
- 8 гыйнварда район китапханәсендә көн дәвамында «Үзебезнең элекке кинолар» чарасы, ә балалар бөлегендә раштуа укулары үтәчәк.
- 9 гыйнварда сәгать 3тә балалар китапханәсендә мәгълүмат көне – «Яңа китаплар белән очрашу».
- 2–10 гыйнварда сәгать 3тән 5кә кадәр районның төп чыршысы янында балалар үчен уеннар һәм бәйгеләр үтәчәк.
- 2–10 гыйнварда 14.30 сәгатьтә районның төп чыршысы янында «Ышаныч» яшьләр үзәге педагоглары төрле яшьтәге балалар өчен уеннар, бәйгеләр һәм ярышлар үткәрә.
- 1–8 гыйнварда «Сәламәтлек» ункөнлеге барышында 10нан 20 сәгатькә кадәр «Чишмә» спорт-савыктыру комплексында тюбинглар, тимер-аяклар һәм чаңгыларны прокатка алып булачак. Спорт комплексы янында тау, шугалак һәм яктыртылган чаңгы юлы бар. Тимераякта йөрергә яратучылар өчен быел район Мәдәният сарае янында тагын бер шугалак ясалды.