Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
29 декабрь 2018, 17:58

Яңа елны каршылаганда

Яңа ел ел тыныч, уңышлы һәм тотрыклы булырга вәгъдә итә.

Барыннан элек, елның авыл хуҗалыгы, бакчачылык белән шөгыльләнүчеләргә уңышлы булуы фаразлана. Кабан гаилә, балаларны ярата, аеруча ул – күпбалалы гаиләләрнең яклаучысы. Сары җир кабаны елы 2019 елның 5 февралендә үз хокукларына кереп, 2020 елның 24 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.


Өстәлгә нинди ризык куярга?

Кабан уңайлылык ярата, аңа ихласлык барыннан да мөһимрәк. Шуңа да, өстәл әзерләгәндә иң мөһиме, гади һәм уңайлы шартлар турында онытмагыз.

Кабан әллә ни талымлы түгел, әмма бу бәйрәм өстәлендә бертөрле әйберләр булырга тиеш дигәнне аңлатмый. Төрле салатлар һәм кабымлыклар күбрәк булган саен, киләсе ел хуҗабикәсенә ныграк ярарсыз. Әгәр сез яшелчә, чикләвек, яшел тәмләткечләр, гөмбә, ярма, йомырка һәм сырдан ашамлыклар әзерләсәгез, Сары Кабанга ошар. Шулай ук тавык, сыер һәм сарык итеннән пешерелгән ризыклар да ярый. Цитруслыларның төрлелеге дә ел хуҗабикәсенең күңеленә хуш килер.

Әзер ризыкларны зәвык белән өстәлгә кую да мөһим.


Нәрсә кияргә?

Һәр яңа елны без гаилә, якыннар һәм дуслар белән каршыларга тырышабыз. 2019 ел да искәрмә булмас. Сары һәм Җир Кабаны дип атасалар да, сары төсне генә түгел, ә ком төсендәге, лимон, яшел, көрән һәм башка төрле киемнәр дә сайларга мөмкин. Аларга алтынсу төсләрне кушарга кирәк, чөнки Кабан байлык һәм муллыкны гәүдәләндерә. Бәйрәм күлмәкләренә матур алтын бизәнгечләр, сары металлдан бижутерия яхшы өстәмә булыр. Өй эче сары, көрән, алтынсу һәм яшел төсләр белән балкысын өчен чыршы уенчыклары ярдәмгә киләчәк.


Нинди бүләк яхшырак?

Бүләк сайлаганда иң төп кагыйдә: ул кирәкле һәм файдалы булсын. Шуңа да Кабанны мәгънәсез әйберләр шатландырмый – 2019 ел хуҗабикәсе файдалы бүләкләр ярата. Якыннарыгыз бүләкне ачкач гаҗәпләнеп, шатланып, елмаеп җибәрерлек булсын!

Күнкүрештә кирәкле акча янчыгы, бүләк сертификатлары, йорт кирәк-яраклары бик тә яхшы бүләк булыр.

Бәйрәм алдыннан өйне җыештырып чыгу мөһим, Яңа елны чисталыкта һәм тәртиптә каршыларга кирәк.

Яңа елны каршылаганда кесәгезгә мотлак тәңкә салыгыз, бу финанс яктан уңышны җәлеп итү өчен ярдәм итәр.


Ничек каршылыйк

2019 ел хуҗасы ялгызлыкны яратмый икән. Бәйрәмне дуслар, туганнар арасында матур мәҗлес оештырып каршыларга киңәш ителә. Яңа ел каршылаганда юмор хисен онытмагыз, шаярып-көлеп күңел ача белүчеләрне алдагы ел хуҗасы аеруча ярата. Сценарий төзеп, костюмнар белән тамаша оештырсагыз, аның күңеленә бөтенләй хуш килер.
Читайте нас: