Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
29 декабрь 2018, 15:29

Яңа ел хозурлыгын тоеп

Тарих-крайны өйрәнү музеенда Яңа ел алдыннан Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында белем алучы ятимнәр өчен бәйрәм чарасы булды.

Бу көнне бирегә 1–3нче курстан егермеләп егет һәм кыз килде, бәйрәм башланганчы алар музейда яңа экспонатларны – җәнлек карачкыларын карап йөрделәр.

– Карале, бигрәк тере кебек күренә, әллә тешләре дә чын инде? – дип таң калып аю карачкысын карады егетләр.

Аннан соң барысы да беренче катка «Йорт иясе Кузя маҗаралары» тамашасы күрсәтеләчәк залга юнәлделәр. Әкият персонажлары студентларга сораулар һәм ребуслар бирделәр, табышмаклар әйттеләр. Алар әкиятләрне яхшы белүләрен күрсәттеләр, тычканнар патшасының принцны кемгә әйләндерүен һәм җансурәттәге ак аю баласының исемен барысы да белә иде. Кузя белән Убырлы карчык дүрес җаваплар өчен күчтәнәчләр тараттылар.

– Һәрберебез яратып, көтеп алган бәйрәм – Яңа ел алдыннан балалар өчен яхшы чара үткәрелде, – дип билгеләде колледжның производствога өйрәтү мастеры Лариса Вәлиәхмәтова. – Каникулда укучыларның күбесе әти-әниләре янына кайтып китә, ә ятимнәр тулай торакта кала, яңа ел хозурлыгын тойсыннар өчен аларга аеруча игътибар кирәк.

Бу көнне һәркем бүләк һәм шуңа өстәп яхшы кәеф алды.

– Училище укучыларын музейга җыю күркәм гореф-гадәт, алар Белем көнендә һәм менә бүген Яңа ел чарасында да бездә булдылар, – диде музей директоры Радик Әхмәдиев. – Без экскурсияләр белән генә чикләнмәскә тырышабыз, хезмәткәрләребез күңелле чаралар да әзерли. Әйткәндәй, бу тамаша музейда 4нче гыйнварда көндезге сәгать 12дә тагын күрсәтеләчәк.
Читайте нас: