Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
24 декабрь 2018, 12:20

Җитди мәсьәләләр турында – шаян һәм тапкыр итеп

Чишмәдә «Балачакның хәвефсез юлы» КВН үтте

Римма Караголова


Бездә шаян кешеләр күп, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белгән җор сүзлеләр һәм тапкырлар бармы? Андыйлар да аз түгел.

6 декабрьдә Чишмә поселогының Пионерлар һәм укучылар йортында район авыллары мәктәпләреннән килгән биш һәм поселокның җиде мәгариф учреждениесеннән җиде команда үзләренең юмор хисен, музыкага сәләтләрен, ә, иң мөһиме, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәтте.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре темасының җиңелдән булмавына карамастан, катнашучылар шаяртуларга саранланмады. Бина эче көлгән тавышлардан һәм тамашачыларның көчле алкышларыннан шау-гөр килеп торды. Әлеге бәйгенең ел саен үткәрелүен, җиңүченең районда иң шаян һәм тапкыр команда исемен алудан тыш, КВНның республика этабында да катнашуын искә алыйк. Үткән елда район үзәгенең 5нче мәктәбенең «Тест-драйв», авылныкылар арасында Дурасның «Стоп-хам» командалары җиңү яулады. Нәкъ бу КВНчылар районның җыелма командасы составына керде, әйткәндәй, ул Башкортстанның иң яхшы командасы булды.

– Бәйге бер тында үтте: балалар шат күңеллеләр һәм тапкырлар, һәр катнашучының кайнар характерлы булуы сизелеп торды, – дип билгеләде жюри әгъзасы, ЮХИДИнең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспекторы Әлфия Вәлиева.

Авыл командалары арасында Ар, Иске Муса, Әмин, Дурас һәм Ибраһим мәктәпләре командалары чыгыш ясады. Район үзәгеннән гимназия, беренче, икенче, бишенче мәктәпләре, Чишмә авылының 2нче, Шөнгәккүл мәктәпләре командалары катнашты, шулай ук Пионерлар һәм укучылар йортының техник иҗат бүлеге агымдагы елда тәү тапкыр үз командасын тәкъдим итте. Техник иҗат бүлеге – ул районда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча КВНга нигез салган элекке Яшь техниклар станциясе. Районның спорт комитетына җитәкчелек итүче Марат Вәлимхамматов бәйгенең инициаторы булып тора, жюри составында ул да бар иде. Аның белән бергә Әлфия Вәлиева, район мәгариф идарәлеге методисты Нурия Мөхәммәтшина, Чишмә телевидениесе хәбәрчесе Әлфия Косимова һәм район гәзитенең җаваплы сәркәтибе Наталия Петрова уенга бәя бирде.

Жюри әгъзалары шаяртуларның темага туры килүенә, катнашучыларның тышкы кыяфәтенә карап бәя бирделәр, вакыт регламентының үтәлүен күзәттеләр. 5нче мәктәпнең «Тест-драйв» һәм Иске Мусаның «Авто бы» командалары беренче урын алды. Иске Муса командасы капитаны Нур Шәрипов һәм «Техно» (Пионерлар һәм укучылар йорты) капитаны Ләйлә Әһлиуллина бәйгенең иң яхшы уенчылары дип танылдылар. Алар районның баш дәүләт инспекторы Рөстәм Шәмсетдинов кулыннан махсус призлар алдылар.

– Безнең командада катнашучыларның күбесе өчен бу КВН уены соңгысы булды. Әлбәттә, бераз күңел кырылды, чөнки җиңү яулыйсы һәм матур итеп китәсе килгән иде, әмма икенче урын да начар түгел, – диде «Стоп-хам» командасы капитаны Полина Краснова. – Җәй мәктәпне тәмамлап таралышачакбыз, әмма КВНнан аерылмаячагымны төгәл беләм. 6нчы сыйныфтан бирле әлеге командада уйныйм, безнең өчен бу күңел ачу гына түгел, ә сәхнәдә чыгыш ясау һәм командада эшли белү тәҗрибәсе дә.

Бәйге ахырында жюри әгъзалары һәм оештыручылар балаларга яшьлек дәртен саклап калырга һәм зирәклекләрен югалтмаска теләделәр.
Читайте нас: