Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
24 декабрь 2018, 11:30

Ак торналарга әверелделәр...

Чишмә поселогының шикәр заводы бистәсендәге китапханәдә Ак торналар көненә багышланган шигърият кичәсе булды.

Рита Газизова, поселокның 30нчы китапханәсе мөдире


Бу халыкара бәйрәмгә Дагыстан шагыйре Рәсүл Гамзатов тарафыннан нигез салынган. Ул сугыш кырларында һәлак булганнарның якты истәлегенә багышланган. «Торналар» – сугыш чоры, исәннәрнең һәлак булганнар алдындагы изге бурычы турындагы матур җырларның берсе. Р. Гамзатов бу җырның сүзләрен кулына ак торна тоткан кыз һәйкәленә баргач һәм Садако Сасакиның Хиросимага атом бомбасы ташлау корбаны булган, лейкемия белән авырган һәм кәгазьдән кисеп мең торна ясарга өлгерә алмаган кыз турындагы хикәясен укыганнан соң бик тәэсирләнеп язган.

Бу көнне балалар Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган шагыйрьләр иҗаты белән дә таныштылар. Шулай ук «Ак торналарга әверелделәр» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында шагыйрь-фронтовиклар Р. Гамзатов, А. Твардовский, М. Кәрим һәм М. Гали шигырьләрен сөйләделәр. Чара кәгазьдән ак торналар ясау буенча осталык классы белән тәмамланды.
Читайте нас: