Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
20 декабрь 2018, 19:00

Татлы, тәмле һәм хәвефсез

Балага сыйфатлы бүләкне ничек сайларга?

Н. Морозова, Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең БР буенча территориаль бүлеге белгеч-эксперты
Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша, һәм кибетләрдә балалар өчен кәнфитләр һәм уенчыклар салынган төрле-төрле бүләкләр сатыла. Аларны сатып алганда нәрсәгә игътибар итү мөһим. Бүләкләрне сәүдә оештырылган урыннардан гына алырга кирәк, чөнки сату рөхсәт ителмәгән урыннан алуга караганда, кибеттән сатып алуың хәерлерәк, югыйсә, сыйфатсыз товар эләгүе ихтимал. Маркировкага аеруча игътибар итегез. Ул аңлаешлы һәм укырлык итеп рус телендә язылырга тиеш. Таможня берлегенең азык-төлек продукциясен маркировкалау буенча техник регламентына ярашлы, анда түбәндәге мәгълүматлар: азык-төлек атамасы, составы, авырлыгы (нетто), җитештерү һәм төргәккә салу датасы, яраклылык срогы, саклау шартлары, җитештерүче атамасы һәм адресы, азык-төлекнең кыйммәтлелек күрсәткече (һәр ризыкныкын аерым күрсәтмичә), Таможня берлеге әгъзасы булган дәүләтләрнең продукциясен базарда әйләнешкә кертүнең бердәм билгесе булырга тиеш. Тартманың яхшылап ябылуы һәм формасы бозылмавы мөһим. Яңа ел бүләкләре составына тиз бозыла торган кремлы кондитер ризыклар, йогыртлар, эремчекле сырлар, сөт ризыклары керергә тиеш түгел. Балалар өчен тәгаенләнгән азык-төлек арасында алкоголь, натураль каһвә, карамель, арахис, җимеш төше, ясалма юл белән табылган майлар, хуш исле матдәләр, тәмләткечләр, консервантлар, шулай ук сагыз да булмаска тиеш. Кәнфитләр һәм тәм-том салынган тартмаларны коры, чиста, яхшы итеп җилләтелгән биналарда саклау мөһим. Бүләк эчендәге уенчыкның аерым тартмасы һәм маркировкасы булырга тиеш. Тартмасыз пластмасса уенчыкларны бүләк салынган тартманың тышкы ягына беркетеп кую рөхсәт ителә. РФ Федераль законның «Кулланучылар хокукларын яклау турындагы» 18нче маддәсенә ярашлы, һәр сатып алучы сәүдә челтәрендә товар, шул исәптән яңа ел бүләге алганда, товарның кайда җитештерелүе, сыйфаты һәм хәвефсезлеге турындагы документлар белән таныша һәм ул сыйфатсыз, маркировкасыз булган очракта, саклау срогы чыкса һәм тартманың формасы бозылса аны кире тапшыра яисә алыштыра ала.

Шулай ук балаларның баллы ризыкларны чиктән тыш күп ашавы организмда матдәләр алмашы бозылуга һәм аллергиягә китерергә ихтимал булуын истә тоту мөһим.
Читайте нас: