Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
20 декабрь 2018, 18:54

Горныйлылар Интернетта утырмый, алар – боз өстендә

Үткән пәнҗешәмбедә район гәзите хәбәрчесе Горный авылында булды, бу вакытта монда тулы куәткә хоккей тартмачыгын әзерләү эшләре бара иде.

Кичке тугыз булса да биредә якты һәм тирә-як шау-гөр килеп тора: өлкәннәр һәм балалар авыл старостасы Роман Әсәдуллин җитәкчелегендә боз тигезлиләр.

– Дәресләр әзерләнгән, портфель тутырылган, без дә ярдәм итәргә килдек, – диделәр алтынчы сыйныф укучысы Радмир Каһарманов белән җиденче сыйныфта укыган Тимур Михайлов.

Төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар бирегә әти-әниләре белән бергә килеп, вакытларын күңелле итеп үткәрәләр. Авыл старостасы сүзләренә караганда, һәр гаиләдә диярлек тимер-аяклар бар һәм бозда балалар белән яшьләр генә шумый. Ришат Вәлиев белән Фаил Гаймалов тирә-юньне төзекләндергәндә һәм шугалакта су катырганда ярдәм күрсәткәннәр, хәзер алар үзләре дә бик теләп башкалар белән бозда шуалар. Балалар аларны үз итеп Ришат абый һәм Фаил абый, дип йөртә.

Роман әйтүенчә, балачакта алар дуслары белән якындагы күл өстен кардан тазартып, шунда шуганнар, ә аннары авыл Мәдәният йорты янәшәсендәге мәйданчыкта бортсыз булса да, шугалак ясаганнар.

Ә 2015 елга авыл биләмәсе хакимияте ярдәмендә чып-чын хоккей тартмачыгы ясап куйганнар, шуннан соң күбесе беренче тапкыр тимераякка баскан һәм бозга гашыйк булган.

– Шугалакны декабрь башларында катыра башлаган идек, һава торышы тәмамларга мөмкинлек бирми, – ди Роман Рим улы. – Шугалакның асфальт өстендә булмавы да эшне катлауландыра, шуңа күрә су туфракка сеңмәсен өчен җирнең ныклап туңуын көтәргә туры килә. Менә бүген урамда ноль градус, су катырып булмый, шугалак өслеген тигезлибез.

Әйткәндәй, район территориясендә барлыгы тугыз шугалак, аларның бишесе район үзәгендә: Приуралье, Юбилей, шикәр заводы бистәләрендә, Пионерлар һәм укучылар йорты һәм Башкорт агросәнәгать комплексының Чишмә филиалы янәшәсендә. Шулай ук Шөнгәккүл, Горный, Караякуп, Алкин-2 авылларында да шугалаклар бар. Приуралье бистәсендәге һәм Пионерлар һәм укучылар йорты янындагы шугалакларның нигезенә генә асфальт җәелгән, ә менә дүртенче мәктәп янындагы хоккей тартмачыгында асфальт җимерелгән, аның арасыннан җәй үлән үсеп чыга. Бу да боз катырырга комачаулый.

– Әлеге вакытта район үзәгендәге һәм авыл биләмәләрендәге барлык шугалаклар да тимераякта йөрергә яратучыларны кабул итәргә тулысынча әзер, – диде физик культура һәм спорт буенча комитет рәисе Марат Вәлимхамматов. – Боз катырудан тыш, шугалакларның тирә-юне яктыртылган, шикәр заводы бистәсендә гирляндалар эленгән.

Ә Горныйда активистлар Караякуп авыл Советы биләмәсе башлыгы Рәфис Караголов ярдәмендә шугалак янына чыршы урнаштырганнар һәм нигезе агачтан ясалган тау куйганнар. Биредә дә тирә-юнь ялт итеп тора, хәтта музыка уйный. Ә тагын да биредә хоккей тартмачыгы өчен такталардан яңа капка ясап куярга уйлыйлар. Караякуп һәм Горныйның яшь хоккейчылары бер-берсе белән иптәшләрчә матчларда еш очраша. Рәфис Зәки улы, барысы да өлкәннәрчә һәм җитди булсын өчен, хоккейчыларга форма юнәтергә дә ниятли.
Читайте нас: