Чишмэ
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Район халкы мошенникларга ике миллион акча күчергән

Соңгы вакыйгаларның берсе: Чишмә районында яшәүче бер хатын интернет аша җиңел хезмәт хакы тәкъдим иткән мошенниклар корбаны булган. Ул «Телеграм»дагы билгесез кешенең кызыктыргыч тәкъдименә ышанган, тегесе гади генә эш башкарган: ссылкалар буенча кереп, товарларга лайклар һәм комментарийлар калдырган өчен бик күп акча вәгъдә итә. Мошенник аңа товар өчен түләргә кирәклегенә ышандыра, соңыннан ул сатып алыначак, ә аның бәясендәге аерма сиңа бонус булып торачак, ди. Нәтиҗәдә, бу хатын аңа 70 мең сумнан артык акча күчергән. Дәвамы сайтта

Район халкы мошенникларга ике миллион акча күчергән
Район халкы мошенникларга ике миллион акча күчергән

Әмма аңа вәгъдә ителгән хезмәт хакын алу өчен тагын 125 мең сум җибәрергә тәкъдим иткәч, ул шикләнә башлый һәм бу турыда иренә әйтә.

Аннары алар кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итәләр, һәм әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла.

Хәзер хокук саклау органнары мошенникның шәхесен ачыклау һәм зыян күрүчегә югалган акчаларны кире кайтару өчен тикшерү үткәрә.

Бу очрак таныш булмаган кешеләргә ышанмаска кирәклеген искәртә, бигрәк тә алар акча күчерүегезне яки шәхси мәгълүматларыгызны әйтүегезне таләп итсәләр. Мошенникларның тиз акча эшләү турындагы хәйлә-ләренә ышанмагыз. Бары тик аферистлар гына зур суммалар бирергә һәм акчаны тиз генә алырга, сезне җиңел табышка ышанырга мәҗбүр итә.

Интернет аша җиңел генә акча эшләү турында тәкъдимнәр күрсәгез, уяу булыгыз!

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:

2025 елның беренче өч аенда Чишмә районы буенча мәгълүмат-телекоммуникация технологияләре өлкәсендәге җинаятьләр буенча зыян 1747241 сум тәшкил иткән. Эчке эшләр министрлыгының район бүлегенә халыктан 18 гариза тапшырылган һәм өч җинаять эшен тикшерү тәмамланган.

                                                                                   Ранис Вәлишин, Рәсәй МВД Чишмә районы буенча бүлегенең штаб начальнигы, эчке хезмәт капитаны.

Автор: Айсылу Габидуллина
Читайте нас