Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Рәсәй Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәлеге начальнигы урынбасары Владимир Горин, Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Виталий Барзайкин, Рәсәй гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәлегенең 16-нчы янгын сүндерү-коткару отряды начальнигы Рөстәм Кәримов, шулай ук район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, барлык авыл биләмәләре башлыклары катнашты.
Ришат Мансуров үз чыгышында, янгыннарны кисәтү буенча күрелгән чаралар нәтиҗәсендә яңа ел каникуллары районда гына түгел, ә тулаем республика буенча да бәла-казасыз узды, дип ассызыклады.
– Тик гыйнвар аеның беренче салкыннары, кызганычка каршы, күңелсез фаҗигагә китерде, диде Ришат Әнис улы. – «Хәвеф-хәтәр төркеменә» кергән гражданнар һәр торак пунктта аерым контрольдә булырга тиеш. Янгын чыгуга еш кына тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы, шул исәптән спиртлы эчемлекләрне чамасыз кулланучы гражданнар гаепле. Шундый кешеләрнең һәрберсе белән аерым әңгәмә үткәрелергә тиеш, аларның йортларында янгын чыгу турында сигнал бирүче приборлар урнаштыру мөһим, – дип ассызыклады муниципалитет башлыгы һәм хакимият карамагындагы махсус комиссиягә әлеге бурычларны үтәү буенча кыска вакыт эчендә төгәл план төзергә, шул исәптән авыл Советларын янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итәргә, янгын турында хәбәр итүче приборлар (АДПИ) һәм аларга кую өчен батарейкаларны өстәмә сатып алырга кушты.
Чишмә районы буенча гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеге комиссиясе утырышы барышында янгынга каршы чараларны һәм халык белән профилактик эшне көчәйтү буенча йөкләмәләр бирелде. Гражданнар белән бу җәһәттән эш алып бару зур әһәмияткә ия булганлыктан, гадәттән тыш хәлләрне һәм кешеләрнең янгында һәлак булуын кисәтү өчен профилактик рейдларны ешрак үткәрү киңәш ителде. Бу чараларның максаты – кешеләрне янгын чыкканда нәрсә эшләргә кирәклегенә өйрәтү, шулай ук аларда үзләренең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеге өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.
Ярми авыл Советы биләмәсе башлыгы Хәнур Исмәгыйлев хәбәр итүенчә, янган йортта утта һәлак булган ирләрнең берсе яшәгән.
– Әлеге йортта электр уты һәм газ өзелгән, шуңа күрә, ул яшәү өчен яраксыз иде, бигрәк тә кышкы вакытта. Үлгән ир 1977 елгы, ул бу йортта даими яшәмәде, ара-тирә килеп йөрде. Аның белән әлеге темага әллә ничә тапкыр сөйләшкән булды. Фаҗига буласы көнне ул бу йортка инвалид коляскасында утыручы 1966 елгы абыйсы белән килгән. Алар янына бер авылдашлары да кергән. Бергәләп эчеп утырганнар, тәмәке тартканнар һәм мич якканнар, дигән фаразлар бар, – дип бу җәһәттән үз фикерен белдерде Хәнур Шаһинур улы.
Өч кешенең үлеменә китергән янгынның төгәл сәбәбен киләчәктә тикшерү ачыкларга тиеш.
Хөрмәтле гражданнар!
Ут чыккан очракта бу хакта кичекмәстән янгын сүндерү бүленә хәбәр итәргә кирәк. Янгын сүндерүчеләр никадәр иртәрәк килсәләр, ут шулкадәр тизрәк сүндереләчәк һәм зыяны да кимрәк булачак.
Шулай ук йортта төтен чыкса, әгәр үзең тикшереп карау мөмкинлеге булмаган урында ут кабып китү хәвефе янаса, яки төтен чыгуның сәбәбен билгеләп булмаса янгын сүндерү командасын чакыртырга кирәк.
Күпчелек очракта ут вентиляция каналлары, тәрәзәләр һәм ишекләр аша кергән һава ялкынны көчәйтеп җибәрү сәбәпле тарала. Шуңа күрә янган бинаның тәрәзә пыялаларын ватарга һәм бүлмә ишекләрен ачык калдырырга киңәш ителми.
Ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номеры – 112.