Чишмэ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Төп нәтиҗә – коткарып калынган гомерләр

27 декабрь – Рәсәй Федерациясендә Коткаручылар көне. Безнең илдә Коткаручылар көне 1990 елдан башлап ил Президенты указы нигезендә билгеләп үтелә. Эшчәнлек алып барган елларда бу хезмәт күп тапкыр илдә һәм илебездән читтә булган гадәттән тыш хәлләрдә тиз арада ярдәмгә килергә әзер булуын исбатлады. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) эшенең төп нәтиҗәсе – коткарылган гомерләр. Фотода: Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәлегенең 16-нчы янгын сүндерү-коткару отряды начальнигы, эчке хезмәт полковнигы Рөстәм Кәримов.

Төп нәтиҗә – коткарып калынган гомерләр
Төп нәтиҗә – коткарып калынган гомерләр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сафында үз эшенең чын һөнәриләре эшли. Алар катлаулы һәм куркыныч шартларда техноген һәм табигый һәлакәтләрдә зыян күргән кешеләргә ярдәм итәләр. Янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, водолазлар, кинологлар, очучылар һәм Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының башка бик күп белгечләре төрле бурычларны үтиләр: янгыннарны сүндерәләр, Бөек Ватан сугышы чорындагы сугыш коралларын эзләү һәм зарарсызландыру белән шөгыльләнәләр, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрендә, су басканда һәм башка бәла-казаларда зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтәләр.

Коткаручылар көне алдыннан без Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәлегенең 16-нчы янгын сүндерү-коткару отряды начальнигы, эчке хезмәт полковнигы Рөстәм Кәримов белән әңгәмәләштек.

– Хәерле көн, Рөстәм Салават улы, янгын чыгуның төп сәбәпләрен әйтеп китмәссезме?

– Янгыннарның төп сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларны куллану кагыйдәләрен үтәмәү, матдәләрнең үзеннән-үзе янып китүе, статик электр разрядлары, сыйфатсыз төзелеш, хәвефсезлек техникасын санга сукмау һәм ут төртүләр. Кыш көннәрендә, мәсәлән, янгыннарның якынча 80 проценты электр приборларын куллану һәм мич ягу кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга.

– Сулыкларда фаҗигаләр булмасын өчен, кышкы чорда халыкка нинди саклык чаралары күрергә киңәш итәр идегез?

– Боз өстенә су чыгып торган һәм чатнап киткән урыннарга якын килмәгез, чана яки чаңгы белән текә таулардан шумагыз, тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме начар булганда, шулай ук транспорт белән боз өстенә чыкмагыз. Хәвефсезлек һәрберебездән башлана.

– Үз тәҗрибәгездән чыгып, иң катлаулы һәм истә калырлык нинди очрак хәтерегездә калды?

– Һәр очрак үзенчә катлаулы һәм истә калырлык. Әмма кемнеңдер гомерен саклап кала алмаган мизгелләр аеруча авыр кичерелә. Мәсәлән, узган елда Чишмә районында янгын чыгу нәтиҗәсендә кешеләр һәлак булды. Бу безнең эшебезнең һөнәрилек кенә түгел, эмоциональ тот-рыклылык та таләп итүен искә төшерә. Быел Чишмә районында 228 янгын булды, бу узган ел белән чагыштырганда, 32гә кимрәк, ике кешенең гомере өзелде, бишесе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды.

Кызганычка каршы, янгыннарның күбесе, элеккечә, торак йортларда күзәтелә. Тәҗрибә күрсәтүенчә, янгында һәлак булуның төп сәбәбе – сөрем белән агулану.

– Янгыннар саны кимүгә карамастан, уяу булырга кирәктер, бигрәк тә Яңа ел бәйрәмнәре чорында.

– Килешәм, мәсәлән, 2024 елда Чишмә районында беренче янгын Шөнгәккүл авыл Советының Кузьминка авылында курантлар сукканнан соң егерме минут узгач булды.

– Коткаручылар көнендә хезмәттәшләрегезгә һәм янгын сүндерү хезмәте ветераннарына нинди теләкләрегез бар?

– Бу көнне барлык хезмәттәшләремне, янгын сагы ветераннарын һәм коткаручыларны һөнәри бәйрәм белән котлыйсым килә. Сезнең эшегез – ул гади һөнәр генә түгел, ә намус кушуы буенча хезмәт.

Кеше гомерен саклап калу – кыюлык, югары квалификация һәм профессиональлек таләп итә торган җаваплы, катлаулы һәм мактаулы эш. Сез авыр, ләкин игелекле һөнәр сайлагансыз – бәлагә эләккән кешеләргә беренче булып ярдәмгә киләсез. Гомерләрне саклап калып, көн саен батырлык күрсәтәсез. Хәвефне җиңеп, үзегезне куркыныч астына куеп, сез гадәттән тыш һәм экстремаль шартларда кешеләрне коткарып, хезмәт бурычыгызны намус белән үтисез.

Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшегездә уңышлар һәм барлык планнарыгызның тормышка ашуын телим. Хезмәтегез имин һәм уңышлы булсын!

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: