Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Тәртип сагында

Милицияне инде күптән полиция дип атасалар да, Рәсәйдә тәртип саклаучыларның һөнәрибәйрәме – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне, элеккечә, 10 ноябрьдә билгеләп үтелә. Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бү-легенең бүгенге көндәге эшләре һәм хезмәткәрләре турында бүлек начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Айдар Галиев белән әңгәмәбездә.

Тәртип сагында
Тәртип сагында

Милицияне инде күптән полиция дип атасалар да, Рәсәйдә тәртип саклаучыларның һөнәрибәйрәме Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне, элеккечә, 10 ноябрьдә билгеләп үтелә.

Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегенең бүгенге көндәге эшләре һәм хезмәткәрләре турында бүлек начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Айдар Галиев белән әңгәмәбездә.

Сүземне 2013 елда Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегенә полиция полковнигы Евгений Казаков җитәкчелек итә башлаган чордан башлыйм, ул тиз арада барлык дәрәҗәдәге хезмәтләр арасында бүлек җитәкчеләреннән алып кече җитәкчелек составына кадәр үзара хезмәттәшлек урнаштырды.

Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегендә үз функцияләрен башкаручы берничә бүлекчә эшли. Гади гражданинга таныш булган бүлекләрнең берсе ул подполковник Илдар Миңнебаев җитәкчелегендәге участок полицейскийлары бүлеге. Әлеге бүлек хезмәткәрләренең эше катмарлы, участок полицейскийлары һәрвакыт диярлек халык белән эшли, гаиләдәге тәртипсезлекләрдән алып вак җинаятьләрне ачыклауга кадәр төрле мәсьәләләрне хәл итә. Тәҗрибәле участок полицейскийлары Хәмит Әюпов һәм Азат Насыйров инде күп еллар бу вазифада эшлиләр һәм яшь хезмәткәрләр өчен үрнәк булып торалар. Без алар карамагындагы участокларда яшәүчеләр-дән бик күп рәхмәт сүзләре ишетәбез.

Полиция майоры Марсель Карачурин җитәкчелегендәге җинаятьчеләрне эзләү бүлеге турында күп сөйләргә мөмкин. Егетләр үз урыннарында мөһим эш башкаралар – җинаятьләрне ачыклыйлар, югалган кешеләрне эзлиләр, шәхесләрен билгелиләр.

Нәкъ менә шушы бүлекчә-ләргә җинаятьләрне тикшерү һәм гражданнарның конституцион хокукларын яклау буенча бурычлар йөкләнгән. Бүлекләрне юстиция майоры Илшат Садыйков һәм полициянең өлкән лейтенанты Ринат Сәлимов җитәкли.

Коррупция – җәмгыятебез бәласе. Ләкин полиция капитаны Рәмис Вәлишин җитәкчелегендәге икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы тору бүлегендә аңа да йөгән табылачак. Ул икътисади юнәлештәге җинаятьләрне ачыклый һәм дәүләттән бирелгән акчаның тиешенчә кулланылуын кон-трольдә тота.

Җинаятьчелек һәм хокук бозулар белән көрәштә җинаятьләр турында хәбәр итүне кабул итүче дежур часть та мөһим роль уйный.

Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегендә шәхси состав белән эшләү, сак һәм конвой, тыл тәэмин итү төркемнәре кебек бүлекчәләр дә зур роль уйный.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре ул билгеле бер сыйфатлар җыелмасы: үз-үзеңә ышаныч, чын ир-ат булу, үзеңне формада тоту. Безнең девиз «чиста кул», кайнар йөрәк һәм салкын баш.

Бу очрактан файдаланып, Эчке эшләр министрлыгы ветераннарын, әлеге вакытта эшләүче хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм! Сәламәтлек, гаилә иминлеге, түземлек һәм авыр хезмәтебездә сабырлык телим!

Саннар һәм фактлар

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 321 җинаять эше ачылган, тикшерелгән һәм судка җибәрелгән. Җинаятьләрне кисәтү чаралары ярдәмендә барлык милек формаларын урлау белән бәйле җинаятьләрнең гомуми санын

18,9 процентка киметүгә ирешелгән. Фатир басулар саны 15,8%ка кимегән, автотранспорт урлауга юл куелмаган. Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны 76,2 процентка, җәмәгать урыннарында 27,6%, шул исәптән урамда кылынганы 21,7 процентка кимегән.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: