Чишмэ
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Ут чыгуга юл куймагыз!

Каветка, Карамалы, Ярми һәм Сафар авылларындагы берничә йортта янгын хәвефсезлеге таләпләрен тупас бозу очраклары ачыкланды.

Инструктор Илхомжон Ачилов Карамалы авылында профилактик рейд барышында бер йортта мич ягу кагыйдәләре бозылуын ачыклады
Инструктор Илхомжон Ачилов Карамалы авылында профилактик рейд барышында бер йортта мич ягу кагыйдәләре бозылуын ачыклады

Бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр хәвефкә дучар булалар.

Чишмә районында торак йортларда янгыннарны кисәтү буенча даими рәвештә профилактик чаралар үткәрелә. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен санга сукмаган кешеләр категориясе бар. Нәтиҗәдә аларның адреслары аерым контрольгә алына. Профилактик рейд барышында, мәсәлән, Ярми авылында ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге бер кешенең өендә газ да, электр уты да булмавы, өен мич ягып җылытуы ачыклана. Йортка кергәндә үк янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен тупас бозу күзгә ташлана –  көнкүреш чүп-чары өелгән, моңа юл куярга ярамый, йортка керү-чыгу юлы буш булырга тиеш. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарны кисәтү хезмәте үзәге инструкторы Илхомжон Ачилов билгеләп үтүенчә, мич алдындагы идәнгә дә, очкын төшеп ут капмасын өчен, янмый торган материал куелмаган, ә мич кырында утыннар һәм янып китәрдәй әйберләр тора.

Каветка авылында яшәүче кешенең дә йортына кергәндә чүп-чар өелгән. Моннан тыш, тикшерү барышында өйдәге электр чыбыкларның да иске булуы, борып ялгануы ачыкланган. Мичнең дә ярылып һәм чатнап киткән урыннары бар, бу бик куркыныч, чөнки утын ягып җылытканда төтене бөтен йорт эченә таралачак. Кагыйдә буларак, янгын хәвефсезлеге турында хәстәрлек күрергә теләмәгән йорт хуҗаларына бирелгән АДПИ (янгын турында хәбәр итүче прибор) тиешле урыннан алып шкафка тыгып куелган. Янгыннарны кисәтеп йөрүче рейд аны янә урнаштырып китте.

Кызганычка каршы,әлеге хокук бозулар фаҗигагә китерергә мөмкин. Электр чыбыкларның торышын күзәтеп тору, вакытында ремонтлау мөһим. «Жучоклар» кулланмаска һәм электр челтәрләрне саклау өчен фәкать төзек приборлардан гына файдаланырга кирәк.

Ут чыгуга юл куймагыз!
Ут чыгуга юл куймагыз!
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: