Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Боз өстенә чыккан өчен – штраф

Башкортстанда калынлыгы җиде сантиметрдан артмаган боз өстенә чыккан өчен тәүге тапкыр штраф рәвешендә административ җәза кертелде.

Боз өстенә чыккан өчен – штраф
Боз өстенә чыккан өчен – штраф

Рөстәм Кәримов, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең 16нчы янгын сүндерү-коткару отрядының эчке хезмәт подполковнигы

Башкортстанда калынлыгы җиде сантиметрдан артмаган боз өстенә чыккан өчен тәүге тапкыр штраф рәвешендә административ җәза кертелде.

Башкортстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексның 13.12 маддәсенең 1нче пункты буенча, су объектларында кешеләр гомерен саклау кагыйдәләрен бозган өчен (Башкортстан Республикасының 2013 елның 23 июнендәге 413нче законы) гражданнарга ике меңнән өч мең сумга кадәр; вазифаи затларга ун меңнән алып унбиш мең сумга һәм юридик затларга унбиш меңнән егерме биш мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.

Соңгы берничә көндә генә дә республикада ныгып бетмәгән боз астына төшеп китү очраклары булды.

Сибай шәһәрендә «Балыкчы йорты» ял базасы күлендә бер ир боз астына төшеп киткән. Коткаручылар аны судан чыгаргач табиблар килеп җиткәнче аңына китерергә тырышып карыйлар. Тик ярдәм итә алмыйлар – килгән ашыгыч медицина ярдәме 1958 елгы ирнең үлемен терки.

Дәүләкәндә дә бер ир Дим елгасында боз өстенә чыга һәм ярдан 25 метр ераклыкта суга төшеп китә. Бәхетенә, якындагы кешеләр аңа вакытында ярдәм кулы суза. Фаҗига булмый кала, әмма салкын көнне бозлы суга бату исәнлек өчен бер дә файдага түгел.

Шушы көннәрдә Белорет янында профилактик рейд барышында боз астына төшкән машина табылган. Бу урынга водолазлар җибәрелгән.

Хөрмәтле Чишмә районы халкы! Әлегә елгаларда боз бик юка, ныклы түгел! Су өстендәге бозның калынлыгын аяк тибеп тикшереп карамагыз, төшеп китүегез бар. Боз өстенә чыкмагыз. Балаларга да елның салкын вакытында елгаларда хәвефсезлек кагыйдәләре турында сөйләгез. Игътибарсыз калдырмагыз. Гомерегезне һәм сәламәтлегегезне саклагыз!

Фото: Ачык чыганаклардан

Боз өстенә чыккан өчен – штраф
Боз өстенә чыккан өчен – штраф
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: