Чишмэ
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Дмитриевкада йорт янган

27 октябрьдә иртәнге 5.30 сәгатьтә 95нче янгын сүндерү бүлегенә Чишмә районының Дмитриевка авылында йорт һәм каралты-кура януы турында хәбәр килә.

Дмитриевкада йорт янган
Дмитриевкада йорт янган

Бу урынга кичекмәстән поселокның һәм Узытамак авылының янгын сүндерүчеләре бара, тик алар килүгә йорт тулысынча янып беткән була.

Бу йортта 1951 елгы хатын-кыз яшәгәнлеге ачыклана. Янгын чыкканда ул өйдә булмый,  беркем дә зыян күрми. Аны алдагы көнне генә улы, вакытлыча яшәү өчен, үзләренә алып киткән була. Янгын чыгуга нәрсә сәбәп булуын ачыкларга туры киләчәк.

Хөрмәтле чишмәлеләр!

Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты ялгыз яшәгән өлкән яшьтәге туганнарыгызны һәм башкаларның ярдәменә мохтаҗ булган кешеләрне өйләрне җылыту чорында игътибарсыз калдырмаска киңәш итә.

Йорттагы электр чыбыкларның һәм мичләрнең төзеклеген, шулай ук янгын турында хәбәр итүче җайланманың кабынган булуын тикшерегез.

 

Фото ачык чыганаклардан

Дмитриевкада йорт янган
Дмитриевкада йорт янган
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: