Чишмэ
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Кулдан ясалган җылыткыч – янгын чыганагы

16 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, районда ел башыннан 211 янгын булды (узган елның шул чорына караганда 7 очракка күбрәк). Утта өч кешенең гомере өзелде, ике кеше зыян күрде. Гомуми зыян күләме 12 миллион сумнан артык тәшкил итә.

Кулдан ясалган җылыткыч – янгын чыганагы
Кулдан ясалган җылыткыч – янгын чыганагы

Рөстәм Кәримов, Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәлегенең 16нчы янгын сүндерү-коткару отряды начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы

 

Статистика буенча, ел саен көзге-кышкы чор җитү белән, кулдан ясалган электр җылыткычлар кую сәбәпле чыккан янгыннар саны арта.

Андый приборлар ни өчен куркыныч соң? Кагыйдә буларак, аларда ток сугудан, кызып китүдән, кыска ялганыштан саклау җайланмалары юк. Янып китү өчен көчәнешнең аз гына үзгәрүе яки җылыткыч өстенә берәр әйбер төшүе дә җитә. Шулай ук приборны дөрес урнаштырмау һәм өстенә тиз янып китә торган материал каплау да хәвефле. Заводта җитештерелгән җылыткычлар һавадагы кислородны яндырмау өчен эшләнгән булса, кулдан эшләнгәннәрнең барысы да ачык спираль белән була. Янгын сүндерүчеләрнең барлык кисәтүләренә һәм аңлатмаларына карамас-тан, кулдан эшләнгән җылыткычлар күп катлы фатирларда да, шәхси тармакта да (гаражда, абзарда, мунчада), киенү-чишенү бүлмәләрендә, ашханәләрдә, производствода ял итү бүлмәләрендә кулланыла.

Кулдан ясалган электр приборларны куллану ярамавы турында кисәтәбез!

Фатирда салкын булса, сынау үткән, гарантиясе һәм сертификаты булган приборлардан гына файдаланыгыз. Бу үзебездә һәм чит илләрдә җитештерелгән җылыткычларга да кагыла.

Җылыткыч сатып алганда аның егәрлегенә һәм йорттагы электрүткәргечнең чыдамлыгына игътибар итәргә кирәк, ул йөкләнешкә түзәргә тиеш.

Җылыткыч кибеттә сатып алынган булса да, инструкциясен игътибар белән укып чыгыгыз һәм куллану кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәгез. Шуларның иң мөһиме – электр приборларын, бигрәк тә балалар булган бүлмәдә, игътибарсыз калдырмагыз.

Электр приборның өстенә әйбер капларга, кер киптерү өчен кулланырга ярамый. Аны җиһазлар, пәрдәләр һәм тиз янып китә торган башка материалларга якын кую да тыела.

Онытмагыз: һәркайсыбызның гомере һәм сәламәтлеге янгын хәвефсезлеге мәсьәләсенә никадәр җитди каравыбызга бәйле. Ут белән эш иткәндә сак булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны үлемечле хәвеф астына куймагыз.

Янгын чыккан очракта 01, кесә телефоныннан 112 номерына шалтыратыгыз.

Фото: Ачык чыганаклардан

Кулдан ясалган җылыткыч – янгын чыганагы
Кулдан ясалган җылыткыч – янгын чыганагы
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: