Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Коткаручылар белән аралаштылар

Күптән түгел 95нче янгын сүндерү һәм коткару частеның 16нчы отряды хезмәткәрләре «Башнефть» компаниясенең Чишмә районы территориясендәге «Дружба» һәм Ю. А. Гагарин исемендәге балалар лагерьларында булдылар. 

Коткаручылар белән аралаштылар
Коткаручылар белән аралаштылар

Биредә җәйге чорда балалар иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар комплексы барышында өйрәнүләр булып узды.

Балалар белән эшләүче хезмәткәрләрнең янгын сүндерү техникасы килеп җиткәнче дөрес эш итүе бик мөһим.

Өйрәнүләр үткәннән соң янгын сүндерүчеләр барысы турында да аңлатып һәм күрсәтеп сөйләделәр. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча 16нчы янгын сүндерү-коткару отряды начальнигы вазифасындагы стажер, эчке хезмәт подполковнигы Рөстәм Кәримов балаларны һәр нәрсә кызыксындырды, дип билгеләп үтте.

– Хәзер балаларны шаккатыруы авыр, дигән фикер белән килешмим. Өй-рәнүләр үткәргән вакытта кызлар да, малайлар да безнең янга килеп кул биреп күрештеләр, араларында коткаручы булып эшләүче туганнарыбыз бар, алар белән горурланабыз һәм алар кебек батыр булырга телибез, дип әйтүчеләр дә булды. Үземнең дә балачакта лагерьларда ял итәргә яратуымны искә алдым. Хәзерге балалар да, безнең кебек, шаяннар һәм активлар. Алар коткаручыларның һәр гамәлен, бигрәк тә стационар янгын сүндергечтән су сиптерүне кызыксынып күзәттеләр. Янгын сүндерүчеләр белән аралашу, авария-коткару җиһазларын карау кызыклы булгандыр. Ә безнең өчен иң мөһиме – балаларга, ясалма янгынга караганда, чын янгынның күпкә куркынычрак булуын аңлату, – дип билгеләп үтте Рөстәм Салават улы.

Коткаручылар белән аралаштылар
Коткаручылар белән аралаштылар
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: